Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Счётчик ватылды. Нишләргә?

Минем су счётчигы ватылды, аны вакытында алмаштырмавым өчен штраф салырлармы икән? Редакциягә шундый сорау белән үз исемен сер итеп калдырасы килгән, микрорайонда яшәүче ханым мөрәҗәгать итте. Без аның соравын “Наш двор” торак милекчеләре ширкәте юристы Татьяна Бугровага юнәлттек һәм аңардан түбәндәге җавапны алдык.

– Әгәр счётчигыгыз сафтан чыкса, Сез Россия хөкүмәтенең “Торак милекчеләренә һәм торактан файдаланучыларга коммуналь хезмәтләр күрсәтү турында” дип аталган, 2011 елның 6 маенда гамәлгә кергән 354нче карары нигезендә түбәндәгеләрне эшләргә БУРЫЧЛЫ:

Идарәче компаниягә (микрорайонда ул “Наш двор” ТМШ) бу хакта хәбәр итәргә һәм югарыда әйтелгән карарның 81.13. пунктында киңәш ителгәнчә гамәл кылырга тиешсез. Ә анда болай дип язылган: “Хисап приборы сафтан чыккан очракта, кулланучы бу турыда һәм хисап приборының сафтан чыгу (төзексезлек килеп чыгу) мизгелендә калган күрсәткечләрен башкаручыга (идарәче компаниягә – ред.) кичекмәстән хәбәр итәргә, шулай ук ачыкланган төзексезлекне бетерү (ремонтлау яки алыштыру) эшләрен 30 көн эчендә тәэмин итәргә БУРЫЧЛЫ. Әгәр приборны сүтеп алу таләп ителә икән, башкаручыга бу хакта ике көн алдан хәбәр ителергә тиеш. Приборны сүтеп алу һәм кире урынына кую бары тик башкаручының вәкилләре каршында гына башкарыла. Хәбәр ителгән вакытка башкаручының вәкилләре килмәгән очрак кына искәрмә була ала.”

Хәзер сез үзегез өчен түбәндәге сорауларга җавап бирергә тиешсез:

1 Счётчик күрсәткечләрен идарәче компаниягә даими биреп барасызмы, соңгы тапкыр кайчан хәбәр иттегез?

2 Идарәче компания хисап приборының күрсәткечләрен үзе тикшереп, аның төзеклеген соңгы тапкыр кайчан тикшереп китте?

Әгәр инде күрсәткечләрегезне бирмәгәнсез икән, ә идарәче компания соңгы алты ай эчендә аларны үзе тикшермәгән булса, хисап приборы сафтан чыгу турында бүген хәбәр итә аласыз.

Сез, су счётчигым ватылды, аны вакытында алмаштырмавым өчен штраф салырлармы икән, дип сорыйсыз. Юк, идарәче компания башта уртача күрсәткечләргә таянып исәпләячәк. Әгәр инде бер ай эчендә сез аны алмаштырмасагыз яисә поверка үткәрмәсәгез, исәпләү норматив буенча башкарылачак.

Күңелсез нәтиҗәләрне бары тик хисап приборының төзексезлеген яки анда пломба юклыгын идарәче компания вәкилләре үзләре килеп ачыклаганда һәм бу хакта тиешле Акт төзелгәндә генә көтәргә мөмкин. Бу очракта идарәче компания моңа хәтле үткән өч айга кадәр су чыгымын норматив белән исәпләргә хокуклы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев