Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Савыктыручы эчемлекләр

Салкын тию, вируслы авыруларның беренче билгеләре сизелә башлау белән файдалы җылы эчемлекләр кулланырга кирәк.

Акмай һәм бал кушылган җылы сөт. Бу эчемлек савыгуны тизләтә, аеруча тамак авыртудан һәм ютәлдән файдалы. Сөтне кәстрүлдә 60 градуска кадәр җылытыгыз һәм бераз эретелгән акмай һәм бал кушыгыз. Мәтрүшкә, юкә чәчкәсе, ромашка төнәтмәләрен дә бераз кушарга була. Җылы килеш эчегез.

Мүк җиләге белән имбирьдан морс ясап эчсәгез, иммунитетыгызга зур ярдәм булыр. Шикәр урынына бал кушсагыз, тагын да файдалырак.
Лимонлы коктейль. Халык медицинасына ышанучылар бу эчемлек салкын тиюне 1-2 көндә юк итә, дип ышандыра. Аны болай әзерлиләр. 1,5 литр кайнаган җылы суга бер лимон суты, 1 грамм аскорбин кислотасы һәм ике калак эре тоз салырга кирәк. Яхшылап бутарга. Көненә бер стакан эчәргә. Биш көн кулланырга була.

Кайнар чәйгә лимон, имбирь, бал кушып эчсәгез дә бик яхшы булыр.
 

 

Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев