Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Сатып алынган товар сыйфатсыз булса, нишләргә?

Кулланучы соравына Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре җавап бирә.

Сорау: Ике көн элек базарда трикотаж күлмәк сатып алдым. Аны яхшылап карамаганмын, өйгә кайткач, анда тишекләр булуын күреп алдым. Базарга кабат киттем, ләкин сатучы аны алыштырудан һәм акчаны кайтарып бирүдән баш тартты. Мондый хәлдә нишләргә?

Җавап: Иң элек күлмәктәге тишекләрнең ни сәбәпле хасил булуын, аның производство җитешсезлеге түгелме икәнен ачыкларга кирәк. Сез кибеткә шундук барсагыз, товарның гарантия срогы чыкмаган булса, аңа сатучы экспертиза уздырырга бурычлы. Ул сездән күлмәкне алып, аны экспертларга бирергә тиеш. Сатучы моны эшләүдән баш тартса, ике юл бар. Берсе – үз акчагызга бәйсез экспертиза уздыру, аның бәяләмәсен һәм акчаны кайтарып бирүне таләп итүегез турындагы гаризаны сатучыга илтү. Икенче юл – башта сатучыга шундый гариза язу. Ул акчаны 10 көн эчендә кайтарып бирмәсә, судка мөрәҗәгать итәргә туры килер. Бу очракта товарга экспертизаны суд билгели, аның нәтиҗәләре буенча карар кабул ителә.

Фото http://fb.ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев