Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Сарымсак ярдәмендә канны ничек чистартырга?

Табиблар сарымсакның сәламәтлеккә нинди йогынты ясавын сөйләде, дип яза dni24.com сайты. Белгечләр бу ризыкның файдалы үзлекләре һәм антибактериаль сыйфатлары белән аерылып тора дип раслый.

Сарымсак куллану йөрәк ритмын акрынайта, бу исә мышцыларга кан килүен яхшырта. Өстәвенә, сарымсак тешкә утырган куныкны да киметә һәм авыз куышлыгы микрофлорасы торышын сизелерлек яхшырта. Составындагы аллицин аркасында сарымсак көчле антибактериаль һәм гөмбәчеккә каршы тору үзлегенә ия.

Моннан тыш, сарымсак канны да чистартырга ярдәм итә. Уңай нәтиҗәгә ирешү өчен белгечләр иртән ике тырнак сарымсак ашарга һәм аның артыннан җылы су эчеп куярга киңәш итә. Сарымсакның грипптан һәм салкын тиюдән ярдәм иткәнен бар кеше дә белә. Шулай ук сарымсак иммун системасын да ныгыта.

Сарымсакны даими кулланганда кандагы холестерин кими, шикәр күләме җайга салына, кан басымы нормальләшә. Һәм бу яшелчәне чи килеш куллану мөһим. Чөнки термаль эшкәрткәндә ул күп кенә файдалы үзлекләрен югалта. Шулай ук сарымсакны ашказаны яман шеше авыруларын кисәтү өчен дә кулланалар. Һәм сарымсакның чәчләргә, тирегә һәм тырнакларга да уңай тәэсире бар дип әйтә табиблар. 

Фото: http://pixabay.com

Чыганак: https://intertat.tatar/copayjavap/sarymsak-yard-mend-kanny-nichek-chistartyrga/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев