Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Сару кайнауны ничек киметеп була?

Әгәр бер ризык ашап куйсагыз. Нәрсә ул?

Сару кайнау (изжога) кебек рәхәт булмаган күренеш белән һәркем үз гомерендә сирәк булса да очрашадыр. Гастроэнтеролог Джозеф Салхаб бу очракта хәлне җиңеләйтүче ризыкны ачыклаган.

Эшкәртелмәгән ризык һәм ашказаны суты тамакка күтәрелсә, сару кайнау барлыкка килә. Бу авырту һәм күкрәк тирәсе яну тойгысына китерә.
Джозеф Салхаб үзе кислота рефлюксы белән интегә һәм еш кына сару кайнау кичерә икән. Бервакыт ул көчле сару кайнауны басар өчен берничә төрле рецептсыз дару эчкән, әмма уңайсызлык сакланып калган. Шуннан соң ул ризык ярдәмендә күңелсез симптомнан котылып карарга булган.

“Мин банан алдым, аны ашадым, һәм 30 секундтан соң минем сару кайнау тулысынча бетте һәм кире кайтмады”, — ди ул.

Эксперт аңлатканча, каһвә, помидор, алкоголь, ачы яки майлы ризыклар ашказаны кислотасын арттыра һәм сару кайнауны көчәйтә ала. Шул ук вакытта бананнарда кислота аз һәм клетчатка күп, бу ашказаны юлының лайлалы тышчасын тынычландыра ала. Миндаль, брокколи һәм кәбестә дә сару кайнаудан ярдәм итә ала, дип билгели белгеч.

Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев