Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Саранлык тәрбиядән килә

Олыларның күпме хезмәт хакы алганын, коммуналь түләүләргә күпме акча киткәнен, күпме электр энергиясе тотылганын, дару, ризык сатып алу, укыган өчен, спорт түгәрәкләренә күпме түләнгәнен бала белергә тиеш.

«Кечкенә чакта финанс тәрбиясе алмаган балалар үскәч акчаны дөрес куллана белми. Алар йә бик саран, йә акчаны юк-барга сарыф итә торган булып үсә. Шуңа күрә баланы беренче сыйныфка барганчы ук акча белән таныштырырга кирәк. Акчага кагылышлы мультфильмнар карарга, китаплар укырга, «Монополия» кебек өстәл уеннары уйнарга мөмкин», – дип сөйләде эшкуар, укытучы-психолог, икътисад белгече Оксана Кожевникова. – Балаларга акча турында ничек сөйлисез, шуңа игътибар итегез. «Акча зур авырлык белән килә», «Акча – пычрак», «Зур акчаны намуслы хезмәт белән табып булмый», «Дөньяда бер тапкыр гына яшибез, акчаны санап тормыйк» дигән сүзләрне еш ишетеп үскән балалар алга таба акча белән дөрес идарә итә алмый. Әгәр ата-ана гаиләне бөтен яктан, шул исәптән акча белән дә тәэмин итә, киләчәккә ышаныч белән карап яши икән, балалары да шундый булып үсәчәк дигән фикер бар. Алар акча тота беләчәк, – ди белгеч.

Финанс белемен арттыру өчен тәҗрибә кирәк, шунсыз акча тотарга өйрәнә алмыйсың. Транспортта йөргән һәм мәктәп ашханәсендә ашаган өчен түләү баланың кесә акчасына керми. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән кибеткә «тере» акча белән бару хәерлерәк, чөнки алынган әйберләргә күпме түләнүен, сатучы ничә сум акча кайтаруын санап чыгару мөмкинлеге бар.

I-II сыйныфта укучы балаларга даими рәвештә, мәсәлән, атнасына бер тапкыр билгеле бер күләмдә акча бирү мөһим, дип киңәш итә психолог Оксана Кожевникова. Гадәттә, ул ашаган өчен түләгән акчадан артмый. Акча күпме булган, аңа нәрсә алынган, күпме калганын бергә язып барыгыз. Аның акчаны нәрсәгә тотканын тыныч кына, сүкмичә, кычкырмыйча тыңлагыз. Баланы әрләмәгән очракта, ул үз-үзенә ышана һәм киләчәккә өмет белән карый, көчле шәхес булып формалаша. Бирелгән акча юк-барга сарыф ителер дип борчылмагыз! Бала үз ялгышын күрергә тиеш. III-IV сыйныф укучыларының сәүдә итү тәҗрибәсенә игътибарны арттырырга кирәк. Моның өчен баланың үзен түгел, аның сыйфатларын алгы планга чыгарабыз, мактыйбыз. Әйтик, «Әле ярый бу кирәкмәс әйберне сатып алудан баш тарттың. Ихтыяр көче зур икән синдә», «Иң яхшысын, сыйфатлысын сайладың, булдырасың», «Татлы булса да, зарарлы ризыктан баш тарта алу хөрмәткә лаек», дип баланы үсендереп була. Өлкәнрәк сыйныфларда укучы балаларга күбрәк мөстәкыйльлек бирергә тырышыгыз. Әйтик, кием сайлауда. Сыйфатсыз әйбер сатып алган очракта, чегын ташламасаң, әйберне алыштырып булуын да өйрәтсәгез яхшы. Олырак балалар гаилә бюджетын планлаштыруда катнашырга тиеш.

 

Фото: pixabay.com

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев