Шапка сайлый беләсезме?
Йөз формасына карап шапка сайларга өйрәтәбез.
Шапканың чәчегезгә якынрак булган төстәгесен сайларга тырышыгыз. Ул игътибарны да үзенә җәлеп итми, теләсә кайсы комплект белән дә туры килә. Шапкага басым ясыйсыгыз килсә, кызыл төсне сайларга була, тик ул тиз туйдырачак.
Кара чәчле кызларга кара пуховик белән кызыл шапка туры килә.
Яшел күзле, сары чәчлеләргә ул килешми.
Кара шапка универсаль вариант дип саналса да, ул бөтен кешене дә “бизәми”. Кара төс битегезгә арыганлык, ямансулык төсмерен бирә.
Табигый булган соры, коңгырт, аксыл төсләргә өстенлек бирегез. Табигатьтә булган төсләр дә отышлы. Әйтик, яфрак, үлән, күк йөзе төсләре.
Шапканың төсе дә зур роль уйный. Шома, күләмле булмаган шапкалар аристократ йөзлеләргә килешә. Кайсы шапканы сайларга да белмәсәгез, уртача калынлыктагысын алыгыз. Куе калын чәчле, озын буйлылар күләмле шапка алса да була.
Оваль йөзлеләр төрле формадагы шапканы да кия ала. Әмма сыланып торган оекбаш-шапкалар, помпон куелган, биек түбәле шапкалар килешми.
Өчпочмак формасындагы битлеләргә маңгайларын каплый торган шапка кияргә киңәш ителә. Ә менә эшләпәләр, сыланып торган кыска шапкалар килешми.
Квадрат йөзлеләргә йомшак линияле шапкалар кияргә кирәк. Геометрик формалыларын сайлый күрмәгез.
Түгәрәк йөзлеләргә битне визуаль рәвештә тарттырган вариантлар кирәк. Биек түбәле эшләпә, берет, помпонлы (зур булмасын) шапка килешер иде аларга. Чәчне шапка астыннан чыгарыгыз, болай иткәндә бит озынчарак күренә.
Бер төсле генә шапка сайларга тырышыгыз. Язулы декоры булганнар образга спорт стилен өсти. Мондый шапканы итәк һәм үкчәле сапоги белән кию зәвыксызлык билгесе санала.
Чыганак
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев