Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Салкында сарымсак кыяклары саргая башласа нишләргә?

Кышын утыртылган сарымсак язгы салкыннарда саргая башларга мөмкин. Вакытында ашлама кертмәсәң, сарымсак кыяклары язын саргаеп бетә. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Язын мочевина кертергә кирәк. 30 грамм гранулаларны 10 литр суда эретеп, шушы эремәне сарымсакка сибегез. Яңа чабылган чирәм төнәтмәсе дә ярый. Чирәмне бер атна төнәтеп кулланыгыз. Бу төнәтмәнең 1 литрын 10 литр суга кушып сибегез.

Сарымсакны нашатырь спирты белән дә ашларга була. 10 литр суга 2 аш кашыгы нашатырь спирты кушып сибегез. Мондый ашламаны кертер алдыннан, түтәлләргә гади су сибеп чыгыгыз.

Калий һәм фосфорлы ашламалар турында да онытмагыз. Сарымсак кыяклары 15 см булып үскәч, суганчаларны туфрактан ачып җибәрегез, шунда бераз агач көле салып, өстенә туфрак сибегез. Агач көле туфракның ачылыгын киметә, сарымсак ачы туфракны яратмый, диелә хәбәрдә.

Фото: pixabay.com

Чыганак: интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев