Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Саган чәенең файдалы яклары

Без сезне бик файдалы бер үлән чәе белән таныштырып китәбез

Саган-дайля – Алтай, Тибет, Саян тауларында гына үсүче дару үләне. Күп халыклар аны чәй буларак яратып куллана. Тибет монахлары әлеге үсемлекнең файдалы үзлекләрен инде күптәннән белгән. Тиккә генә аны «гомерне озайтучы үсемлек» дип атамаганнардыр.

Саган-дайляның кыйммәте аның иң элек эфир майларына, кислоталарга, бөрештерүче матдәләргә, сумала, В, С, Е, төркеме витаминнарына бай булуында. Боларга тагын флавониодлар, гликозидлар, тимер, магний, кремний, йод кебек минералларны да өстәргә кирәк. 

Саган-дайля барыннан да битәр, хәл кертеп җибәрү чарасы буларак кулланыла. Ул хәтта кофены да алыштыра ала. Нәкъ менә шушы үзлеген искә алып, аны авыр хасталарга һәм өлкән яшьтәгеләргә тәкъдим итәләр. Әлеге эчемлек организмның тернәкләнү процессын тизләтә, чирләргә каршы торучанлыгын арттыра, матдәләр алмашын яхшырта.

Саган-дайля чәе салкын тигәннән, тын юллары ялкынсынганнан файдалы. Аны дәва чарасы итеп кенә түгел, профилактика максатыннан да кулланалар.

Бу чәй – бик көчле бәвел кудыргыч. Ул организмга артык сыеклыктан арынырга, шешенкелекне киметергә булыша. Аны цистит, бөер ялкынсынуы, бөерләрдә ком һәм ташлар булганда эчәләр.

Саган-дайля чәе кан тамырларын ныгыта, кан басымын көйләргә ярдәм итә.

Ул организмны һәм канны агулы матдәләрдән чистарта.

Әлеге үләннең ялкынсынуны басу, бактерияләрне юк итү кебек сыйфатлары да билгеле. Бик көчле антиоксидант буларак, яман шешне кисәтә. Химиотерапия алганнан соң, саган-дайля чәен эчү организмга тизрәк тернәкләнергә булыша.

Саган-дайляның дару үләне булуын һәм куллану нормасын арттырмаска кирәген дә истән чыгарырга ярамый. Аны иртән бер чынаяк эчеп кую җитә. Кич кулланган очракта исә йокыны качырырга мөмкин.

Саган-дайляны берничә төрле кулланырга була. Иң оптималь юлы – берничә тармагын кара яки яшел чәйгә кушып төнәтү (бер-ике тармак җитә). Шуннан да арттырып җибәрсәң, кан басымын уйнатырга мөмкин. Әгәр дә гөлҗимеш яки Иван-чәй төнәтмәсе белән кушып эчсәң, файдасы тагын да арта. Үсемлек тармакларын берничә тапкыр да төнәтергә була, бу очракта чәйнең куелыгы кими һәм аны көнгә бер-ике чынаяк та эчә аласыз.

Организмның күнегүен булдырмас өчен, бер ай эчкәннән соң, 2-3 атна тәнәфес ясап алырга кирәк.

Саган-дайля чәенең тәме үзенчәлекле. Җиләк тәме дә бар анда, чак кына ылыс тәме дә...

Саган-дайля – дөрес кулланган очракта бик көчле үзлекләргә ия үсемлек.


Фото: pixabay.com

Чыганак:  http://syuyumbike.ru/news/dres-tuklanu/sagan-che-beln-tanyshmy-sez

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев