Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Сәламәтлек өчен өч кагыйдә

Белгечтән сәламәтлекне ныгыту өчен берничә киңәш

Телне чистартырга. Бу бик файдалы гигиеник процедура. Әмма күпләр анны кирәксенми. Эш шунда, телдә бик күп бактерияләр туплана һәм алар ашказаны-эчәклек трактына эләгергә яки авыз куышлыгы авыруларын барлыкка китерергә мөмкин. Телне гадәти теш щеткасы белән чистартыгыз.

Иртәнге аш алдыннан бал кабыгыз. Ашарга ун минут кала, бер чәй кашыгы бал кабып, артыннан су эчеп куегыз. Бу ашказанын ризыкны кабул итәргә әзерли, аның кислоталылыгын, шулай ук холестерин күләмен киметә. Болардан тыш бавыр эшчәнлеген яхшырта, иммунитетны ныгыта, кәефне күтәрә.

Авызны водород перекисе белән чайкату. Моны иртәнге ашны ашагач ук эшләргә кирәк. 50 грамм чиста суга 5-7 тамчы 3 процентлы перекись эремәсен салып болгатыгыз. Бу процедура авыздагы исне бетерә, теш һәм урт авыруларын булдырмаска ярдәм итә һәм тешләрне агарта.

Чыганак

Фото: freepik.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев