Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Розмарин помидорны тәмләтә

Бу яшел тәмләткечне бакчагызда үстерми калмагыз.

Хәзер күпләр бакчада базилик, розмарин, майоран, чабыр үләне (тимьян, яки чабрец), эстрагон, бөтнек (мята), мелисса, иссоп, мәтрүшкә кебек яшел тәмләткечләр һәм шифалы үләннәр үстерә. Яшел үләннәр витаминнарга бик бай, ә хуҗабикәләр аларны аш-су әзерләгәндә рәхәтләнеп куллана.

Укроп, петрушка, базилик, розмарин, эстрагон кебек тәмләткечләрне салатлар әзерләгәндә, кышкылыкка помидор, кыяр тозлаганда кулланалар.

Кинзә (кориандр) — баллы, эфир майлы үлән. Аның яшь бәбәкләрен аш тәмләткеч итеп, ә җимешләрен камыр ризыклары пешергәндә кушалар.

Майоранның чәчәк атканчы киселгән яшел өлеше аш тәмләткеч буларак кулланыла. Кулинариядә майоранны ит фаршына кушалар. Бу үсемлекнең киптерелгән онын төрле ашларга, кыздырылган иткә, гөмбәгә, соусларга сибәләр.

Эстрагонның яфраклары итле, балыклы, кош итеннән, йомыркадан әзерләнгән ризыклар өчен бик яхшы тәмләткеч. Ит ризыкларын әзерләгәндә лимонлы чабыр үләне яфракларын кулланалар.

Кулинариядә розмаринны зәйтүн маена да кушалар, бәрән ите, бәрәңге, икенче ашлар пешергәндә аннан да хуш исле тәмләткечне таба алмассыз.

Фото: pixabay.com

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев