Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Ризыкларны туңдыргычта күпме сакларга ярый?

Өч айга бер тапкыр туңдыргычка ревизия ясап алырга кирәк.

Көнкүрештә туңдыргычны ризыкларны мөстәкыйль туңдыру өчен түгел, ә элек катырылган азык-төлекне саклау өчен файдаланырга кирәк.

«Әгәр туңдыргычта үзебез берәр нәрсә катырабыз икән, профессиональ туңдыргычларныкына караганда бу сыйфатсызрак килеп чыга. Профессиональ җиһазлар «шоковая заморозка» ясый, шуңа күрә ризыкның структурасы һәм сыйфаты бозылмый. Өйдәге туңдыргычны пилмәннәрне, вареникларны, катлы камырны, туңдырылган җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне саклау өчен куллану яхшырак», — диде эксперт.

Мәсәлән, ит туңдырырга кирәк икән, моны дөрес эшләү мөһим.

«Иң яхшысы ваккумда туңдыру. Әгәр өйдә кулланыла торган ваккум юк икән, аерым пакетлар файдаланырга була. Пакет ертыла икән, ризыкның дымы бетә, ит кибә һәм бу аның текстурасына бик нык йогынты ясый. Кайбер кешеләр җилләгән кисәкне кисеп алып шулпа кайната, шулай да мондый ризыклар белән сак булырга кирәк», — дип кисәтте белгеч.

Өч айга бер тапкыр туңдыргычка ревизия ясап алырга кирәк. Бу анда нинди ризыклар барлыгын искә төшерә, аларны тиз арада кулланып бетерергә ярдәм итә.

«Күпчелек гаиләләр туңдыргычны сирәк чистарта, анда узган еллардан калган балык, ит табылырга мөмкин. Мондый ризыклар сыйфатлы булмый инде, куркыныч та тудырырга мөмкин, чөнки бактерияләр минус температура булганда да үрчи ала. Шуңа күрә туңдыргычны мөмкин кадәр еш чистартырга, бушатырга. Дезинфекцияләргә һәм анда сакланган азык-төлекне яңартып торырга кирәк», — ди эксперт.

Фото: /yandex.ru

Чыганак: https://intertat.tatar/news/questions_answers/16-10-2020/rizyklarny-tu-dyrgychta-k-pme-saklarga-yaryy-5774198

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев