Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Пычрак тәрәзәләрнең нинди зыяны бар?

Тәрәзәләрне елына кимендә ике тапкыр юарга кирәк.

Тәрәзә пыялалары пычрак булу кеше организмына зыянлы. Аларны елына кимендә ике мәртәбә юыгыз.

Тәрәзәләр чиста булу – ул тәртип кенә дигән сүз түгел. Бина никадәр яхшырак яктыртылган булса, кешегә шулкадәр уңайлырак була. Бүлмәгә кояш нурлары кереп, һаваны зарарсызландыра.

Кеше сәламәтлеге һәм тәрәзәләргә ябышып каткан пычрак арасында турыдан-туры бәйләнеш бар, ди эколог.

«Тәрәзә пыяласына, рамына, тәрәзә төпләренә җыелган пычракны юып ташлау хәерле. Кара пычрак — бу әле бүлмәгә кереп җитмәгән пычрак дигән сүз. Әгәр аны чистартмасаң, ул бүлмәгә очып керә, кешенең үпкәләренә барып җитә. Ә бу пычракта корым һәм канцероген матдәләр була бит», — ди белгеч.

Эксперт сүзләренчә, тәрәзәләрне елына ике тапкыр юарга кирәк. Чөнки җәйге һәм кышкы тузан составы аерыла.

«Җәй көне бу күпчелек очракта үсемлекләрнең чәчәк серкәсе була. Ә күпләр серкәгә аллергиядән интегә. Шулай ук тупыл мамыгы, үсемлекләрдән барлыкка килгән башка төрле пычрак. Кыш көне исә корым һәм хлоридлар пычрак булып утыра. Бу пычракларны махсус препаратлар белән чистарту хәерле», — дип аңлата белгеч.

Фото: /pixabay.com

Чыганак: https://intertat.tatar/news/questions_answers/01-11-2020/pychrak-t-r-z-l-rne-nindi-zyyany-bar-5778261

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев