Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Прополис нәрсәдән файдалы?

Аны кайчан җыярга кирәк?

Умартачыларның да кызу эш вакыты башлана. Бал кортлары инде чәчәкләрдән бал җыя башлады, димәк, тиздән яңа балдан да авыз итәчәкбез. Балның гына түгел, прополисның да файдасы бик зур.

 

Прополисны җәй көне хәстәрлиләр. Аны рамнардан, умартаны каплаган киндердән кырып алып, 100-500 граммлы кисәкләргә йомарлыйлар һәм нык ябыла торган савытта караңгы, салкынча җирдә саклыйлар. Дөрес саклаганда, ул шифалы үзлекләрен 1,5 елга кадәр югалтмый. Яңа җыелган прополисның шифасы күбрәк.

 

Прополисның аерым урындагы авырту-сызлауларны басуы билгеле. Халык медицинасында прополисны яра һәм җәрәхәтләрне дәвалауда кулланалар.

 

Прополислы дару эремәсен әзерләү өчен 40 грамм коры прополиска 70 процентлы 100 грамм спирт салалар, шуны өч тәүлек буена төнәтәләр, әледән-әле селкетеп-болгатып торалар.

 

Ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәте белән интегүчеләрне прополисның спирттагы эремәсен кулланып дәвалау турында да хәбәрләр бар. Бу максат өчен прополисның югарыда аңлатылганча әзерләнгән төнәтмәсен суга, сөткә яисә 0,5 процентлы новокаин эремәсенә тамызып, ашаганчы 1-1,5 сәгать алдан яисә ашап 1,5 сәгать үткәч, көнгә 3 тапкыр кабул итәргә кирәк

 

Акмай белән ясалган 10-15 процентлы прополис мае үпкә ялкынсынудан, ангина һәм хәтта туберкулез авыруын комплекслы дәвалау вакытында кулланыла. Ашарга 1-1,5 сәгать кала яисә ашаганнан соң 1,5 сәгать үткәч, көнгә 2-3 тапкыр 1 бал калагы эчәргә киңәш ителә.

 

Саф хәлдәге прополис сөялләрне бетерү өчен һәм, гомумән, сөялгә каршы кулланыла. Моның өчен башта җылы ванна ясыйлар, аннары тирене йомшарталар, прополис кисәген эретеп, юка гына итеп сөялгә сөртәләр һәм бинт белән бәйләп, 5 көн тоталар. Шушы процедураны 3 тапкыр кабатлыйлар. Ванна ясап, бинтны чишкәч, йомшарган сөялне кисеп ташлыйлар.

Фото: pixabay.com

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев