Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Помидорлар өлгергәндә шартлап ярыла башласа нишләргә?

Ярылган помидорларны саклап булмый инде, алар бик тиз бозыла.

Кызара башлагач, помидорлар ярылырга тотынырга мөмкин. Гадәттә, теплица помидорлары ярыла. Моның сәбәбе — суны дөрес сипмәү.

Беренчедән, бераз өлгерә башлаган помидорларга бик еш су сибү аркасында яшелчәләр ярыла башлый.

Икенчедән, эссе һава булганда помидорга су сибәләр дә, урамда һава кискен генә түбәнәеп китә. Шул чакта да помидорлар ярыла. Шуңа күрә теплицаны даими рәвештә җилләтеп торыгыз. Помидорларга суны кич кенә сибегез.

Өченчедән, урамда һава температурасы кискен төшкән очракта, суны сирәгрәк сибәргә кирәк.


Фото: /pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев