Хезмэткэ дан
  • Рус Тат
  • Помидор да дөрес тәрбияләгәнне ярата

    Башка яшелчә культуралары кебек, помидор да үзенә игътибар һәм кайгыртучанлык таләп итә, шунсыз мул уңышка өметләнәсе юк

    Ян ботакчыкларны сындыру

    Бу алымны вакытында кулланмасаң, томат түтәленең куе куаклыкка әйләнүен көт тә тор, ә җимешләре берән сәрән генә булачак. Бер помидор үсентесе сезонга 200гә якын ян ботакчык чыгара ала, диләр. Үсемлек дымны, файдалы матдәләрне бары тик уңыш бирүче ботакчыкларга гына сарыф итсен өчен ян ботакчыкларны сындыру зарур. Әлеге эш, яфрак куентыгыннан үсеп чыккан ботакчыклар 4-5 смга җитүгә, төбен 1 см калдырып, сабагын өзеп атудан гыйбарәт. Атнага бер мәртәбә һәр үсентене күздән кичереп, ян сабакчыкларны юк итеп тормасаң, эш харап.

     

     

    Яфракларны өзеп ташлау

    Уңыш өлгерткән чорда, помидорларның яфракларын даими өзеп торалар. Картайган, саргайган, чирле, җиргә тигән, җимшән чугын кояштан каплаучы, бер-берсенә орынып торучы яфраклар беренче чиратта юк ителә.

     

    Бу һич тә бөтен яфракны берьюлы юк иттең дигән сүз түгел. Июнь азагыннан башлап, һәр атнада иң түбәндәге 1-3 яфрак кыска төп калдырып кисеп алына башлый. Чәчәк аткан ботакчыкта бөтен җимшәннәр яралып, кимендә, борчак зурлыгы булганчы, аның өстендә урнашкан тукландыручы яфракларга тияргә ярамый! Яфракларны иртәнге якта, көннәр коры торганда кисәргә кирәк, бу очракта җәрәхәтләре тизрәк ябыла, үсентегә инфекция керү куркынычы кими.

     Тамырдан тыш тукландыру

    Үсемлекләрнең яшел яфракларына, сабакларына, ботакчыкларына 10 көн саен кич белән җылы суда эретелгән микроэлементлар бөркү томатларга уңышны иртәрәк өлгертергә һәм чирләргә каршы торырга ярдәм итә.

     Әлеге максаттан 10 л суда эретелгән 1 бал кашыгы мочевина, шундый ук нисбәттәге калий яки кальций селитрасы, 1 л эремчек суына 20 тамчы йод тамызып, һәркайсын 10 л суда сыеклап, әлеге ашламаларны чиратлаштырып сибәргә туры килә. Томатлар бор кислотасын һәм магнийны бик ярата. Күптөрле микроэлементларның балансланган катнашмасын куллану да отышлы.

     Җимешләр өчен десерт

    Тәҗрибәсез бакчачылар, томатлар өлгерә башлагач, аларга органик ашламаны күп итеп кертә башлый. Ул актив вегетация чорында бик кирәкле гамәл булса да, җимеш өлгерү чорына яраклы эш түгел. Бу вакытта иң файдалы катнашмалар белән таныштырып үтәм.

    Беренчесе – коры көл. Томатларны сугарганнан соң, ике атнага бер мәртәбә дымлы туфракка 1 кв. м.га 3-4 аш кашыгы исәбеннән коры көл сибәбез. Ул корткычлардан да саклый, иммунитетны да ныгыта, ашлый да.

     

    Икенчесе – минераль коктейль. 2 л коры көлне зур мичкәгә бушатып, өстенә 5 л кайнап торган су коеп, суынганчы каплап тотабыз. Шуңа 10 л су, 10 г бор кислотасы порошогы, 10 мл йод (1 флакон) өстәп, бер тәүлек төнәтәбез. 10 мәртәбә сыеклап, һәр төпкә 1әр литр сибәбез.

    Өченчесе – чүпрә. 3 литрлы пыяла банкага 100 г чи чүпрә, ярты стакан писүк салабыз, өстенә җылы су тутырып, кояшлы урынга ачытырга куябыз. “Кайнау” тукталгач, 1 стакан ачыткыны 10 литр суда сыеклап, һәр төпкә берәр литр сибәбез.+

     Су сибү

    Томат аягы – дымда, башы корыда һәм җылыда булганны ярата. Куак астындагы дымлылык – 85-90, һаваныкы 50 процент булганда, ул үзен яхшы хис итә. Томатның кыска буйлысына баштагы чорда атнасына 1-2 мәртәбә 2-3 л сибү җитсә, озын буйлысына башта 5әр литр, үсеше активлашкан чорда һәр төбенә 10ар л су сибәргә кирәк. Бары тик иртәнге якта төпләренә генә һәм җылы су гына куллану зарур.

     

    Тукландыру

    Азотлы ашламалар тамыр, сабак, яфрак, ботакчык үстерү чорында бик мөһим. Фосфорлы-калийлысы уңышны арттыра, аның саклануын, сыйфатын тәэмин итә. Калий һәм микроэлементлар утын көлендә, витаминнар ачытылган кычыткан, төрле үлән төнәтмәләрендә күп. Шәхсән үзем 200 литрлы мичкәдә иртә яздан кара көзгәчә берәр чиләк кычытканны (күбрәк булса да ярый), чүп үләннәрен, тавык яки сыер тизәген, ярты чиләк агач көлен, азык-төлек калдыкларын ике атна дәвамында ачытып, 10-15 мәртәбә су белән сыеклап, ун көнгә бер мәртәбә томатларыма сибәм. Яшь үсентеләрне – яртышар литр, җимеш бирүчеләрен 1әр литр сыек ашлама белән тукландырам. Җимеш өлгергән чорда әлеге составка фосфорлы һәм калийлы ашлама өстәп җибәрәм. Сыекланмаган 1 чиләк ачыткыга 1 аш кашыгы исәбеннән нитрофоска яки калий гуматы һәм суперфосфат эретеп өстәү отышлы. Томатлар аеруча тавык тизәге ашламасын ярата, аны 1:20 нисбәтендә сыеклап сибү зарури. Ашлама керткәнче һәм аннан соң түтәл яхшылап сугарыла.

    “Матбугат.ру“ сайтыннан алынды

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: