Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Помидор ашаган ирләр нинди авырудан интекми?

Помидорны даими куллану кайбер авыруларны булдырмый калуда ярдәм итә. Тик аны ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәте авырулары, үт куыгында яки бөерләрендә таш булмаган кешеләр генә күпләп ашый ала.

Америка галимнәре фикеренчә, помидорны еш ашаган ир-егетләр простата, яман шеш белән сирәк авырый.

Азканлылык. Көн саен 2-3 стакан помидор согы эчегез. Мондый эчемлектә кислота җитәрлек дәрәҗәдә булганлыктан,  андагы тимер яхшырак үзләштерелә.

Артык авырлык. Атнага 1-2 көн ашауны киметү көннәре уздырыгыз: 1,5-2 литр помидор согы эчегез һәм ашауны помидорлардан ясалган салаттан башлагыз.

Тире зарарлану (яралар, җәрәхәтләр, пешүләр), кан тамырлары киңәю вакытында аяклар шешенү. Помидорларны чәнечке белән изегез һәм, суын бераз сыгып, шушы ботканы авырткан урынга сылагыз. Ул яраларны төзәтә. Әгәр помидор измәсен аякларга сыласагыз, кан әйләнеше яхшырып, авыртуы басылыр.

Организмны чистарту. Помидордагы файдалы матдәләр бөерләр эшчәнлеген арттыра, ит яки тәм-том ашаганда барлыкка килә торган агуларны зарарсызландыра һәм эчәклек аша чыгара.

Картаймас өчен көнгә 1 стакан помидор согы эчегез, яки бер тәлинкә салатын ашагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев