Пиннек әзерләргә вакыт җитте
Пиннек бәйләгәндә берничә киңәшкә колак салыгыз.
Быел июнь ае бик салкын булды, шуңа да бар нәрсә вакытыннан соңрак өлгерә. Пиннек бәйләү дә бераз соңгарак күчте. Каен пиннеге коелмасын, яхшы булсын өчен аны июньнең 15ләреннән июль уртасына кадәр хәзерләргә кирәк, диләр. Бу вакытка каен инде чәчәк аткан, алкаларын койган, яфраклар файдалы, туклыклы матдәләр һәм табигый эфир майлары белән тулыланган була. Шушы чор аеруча уңайлы. Димәк, быел вакыт бар әле.
Пиннек хәзерләү өчен иң яхшысы — әле беркайчан да чәчәк атмаган, яшь каен агачы. Аның яфраклары назлы, шома һәм ефәк сыман була. Биек агачларның исә астагы яшь ботаклары яхшырак. Пиннекне көннең беренче яртысында кояшлы, коры көнне хәзерләгез. Юл, трасса буйларында үскән агачлардан пиннек файдалы булмас.
Кемдер мәтрүшкәле каен себеркесе белән чабынырга ярата, кемдер имән пиннеген үз итә. Аларның һәркайсы үзенчә “тәмле” һәм файдалы.
Әйтик, әрем кушып бәйләнгән каен себеркесе вируслар таралган вакытта аеруча ярдәмгә килә. Каен себеркесе тәнне ныгыта, дезинфекция ясый, тирне куа. Имән пиннеге антисептик, йогышсызландыру сәләтенә ия. Мондый себерке бигрәк тә гипертониклар өчен шәп. Юкә пиннеге сулыш юлы авырулары вакытында, салкын тигәндә файдалы.
Шомырт себеркесе хуш исле, шуның өстенә ул чистарткыч, йогышсызландыру һәм антисептик үзлеккә ия. Миләш, зирек агачыннан әзерләнгән пиннекләрдә дә дәвалау сәләте көчле.
Аларның һәркайсы үзенчә файдалы. Төрлесеннән хәзерләп карагыз.
Чыганак
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев