Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Петунияләрне кайчан утыртабыз?

Петуния иң популяр чәчәкләрдән санала. Яздан алып кара көзгә кадәр туктаусыз чәчәк атканга, бик яратып үстерәбез без аны.

Күпләр үзләре орлыктан чәчә, кемдер үсентесен сатып ала. Петунияләрне бакчага кайчан күчереп утыртасы? Алга таба ничек тәрбиялисе? Язмабыз шул хакта булыр. 

Кайчан утыртырга?

Гадәттә петунияләрне һава температурасы 19-20 градуска кадәр җылынгач күчереп утырталар. Безнең якларда бу 15-20 майларга туры килә. Ләкин яшь үсентеләр көчле кыраулардан өши. Шуңа күрә һава торышын гел карап торыгыз, кырау төшәсе булса, өсләрен капларга кирәк. 

Кая утыртырга?

Петуния кояшлы урынны ярата. Күләгәле урында ул чәчәкне начар ата, чәчәкләре вак, ә сабаклары озын, нәзек була. Шулай ук бу урын җилдән ышык та булырга тиеш. Петуниянең таҗлары нәфис, йомшак, җилдә бик таланалар. Туфрак та уңдырышлы, көпшәк кирәк. 

Ничек утыртырга?

Үсентеләрне болытлы көнне яисә кичке якта күчергә тырышыгыз. Петуниянең тамыр системасы тирән китми, утыртасы чокырларны да 15 см тирәнлегендә генә казыйлар. Ә менә үсемлек арасын ничә сантиметр калдырасы сортка бәйле. Эре чәчәк ата торган тәбәнәк сортлар өчен 20–30 см, үрмәләп үсүче (ампельле) сортларга – 30–35 см, куак булып үсә торганнарына 40 см ара кирәк. 
Әгәр дә үрмәле сортларны асылмалы чүлмәкләрдә үстерергә теләсәгез, бер үсемлек өчен 6 литр туфрак кирәк. Зуррак булса да ярый. 

Нәрсә белән ашларга?

Өзлексез чәчәк ату өчен петунияләр гел ашлап торганны сорый. Җирне әзерләгәндә үк 1 квадрат метрга 2 чиләк черемә, бераз ком һәм утын көле салып казырга кирәк. Шунда 2 аш кашыгы суперфосфат һәм 1,5 аш кашыгы калий тозы да сибеп җибәрегез. Туфрак әче булса, 1,5 стакан доломит оны сибегез. Утыртканнан соң, петуния араларына вакланган агач кайрысы түшәсәң әйбәт. Җирнең дымын да саклый, чүп тә үстерми, матур да. 
Утыртканнан соң аларны 1-2 көн иске простыня яки тукылмаган ак материал белән күләгәләп торсаң әйбәт. Ул булмаса, һәр үсемлекне төпсез иске чиләкләр белән дә каплап торып була. Тамырлары ныгыгач, моңа ихтыяҗ булмый. Тамырларын көчәйтеп җибәрү өчен, күчереп утырткач та «Корневин» ише берәр стимулятор сипсәң яхшы. 

Суны ничек сибәргә?

Петуния дым ярата. Ләкин артык дым аның өчен зыянлы. Һава торышына карап, суны атнага 2 тапкыр сибәләр. Ләкин чәчәк таҗларына су тидермәскә тырышыгыз, су тисә алар матурлыгын югалта. 
Ничек формалаштырырга?

Күпереп үссен, чәчәкләре күп булсын өчен, аның ботак очларын өзеп торалар. Бер ботакта 5 яфрак булдымы, очын чеметеп алыгыз. Шулай иткәндә, анда чәчәк бөреләре күп ярала. Чәчәк атып бетергән бөреләрне дә әледән-әле җыеп торыгыз, орлык өлгертә башламасын. Болай иткәндә, ул бик озак чәчәк ата. 

Җәй көне ничек ашларга?

Утыртканда бер ашлап кына бетми, петунияне җәй дәвамында бер-ике тапкыр тукландырырга кирәк була. Моның өчен әчеткән тавык яки сыер тизәге, үлән сыекчасы кулай. 10 литрга 1 литр сыекча алына. Шулай ук фосфорлы һәм калийлы ашламалар да кулланалар. Мәсәлән, суперфосфат, нитрофоска ишеләр. 

 фото:   pixabay.com

Чыганак:  http://syuyumbike.ru/news/bakcha/petuniyalrne-kaychan-utyrtabyz

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев