Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Песиләр ни өчен кеше өстенә менеп йоклый?

Интернет төрле фаразлар белән чуарланган. Магик-эзотерик характердагылары аеруча популяр. Ләкин песи сезне мендәр итеп файдалануның 5 сәбәбе бар.

1. Песи җылы ярата, ә кеше батарейдан да шәбрәк ул. Мәчеләрнең авырткан урынга ятуы да хак. Ләкин һич тә безнең авырту аурасын тойганнан түгел. Авырткан җир гәүдәнең башка урыннарына караганда җылырак. Менә шуңа песиләр тәннең иң кайнар өлешенә ята.

2. Хуҗа үзе дә мәчеләр иерархиясенә баш песи кебек кереп китә. Вожагы янында булу теләсә кайсы мәче өчен дә дәрәҗә, шуңа ул үз өенең башлыгы белән бергә йокларга омтыла.

3. Песигә игътибар җитми. Әйе-әйе, ул әрсез җаннар да үзләрен ялгыз хис итә! Хуҗасы көне буе эштә булгач, төнне булса да аның янында буласы килә.

4.  Хуҗа мияубикәнең үз милке диярсең. Шуңа ул үз тәпиләрендәге тир бизләре сере белән бүлешә: хуҗасының тәнен тапалап бетерә. Ул бик көнчел, үзе юкта башка песиләр хуҗасына сырпаланмасын өчен шулай эшли. Аңардан сеңеп калган ис башка песиләргә икенче хуҗаны эзләгез дип «кисәтә».

5. Хуҗасы янында ятканда песигә бернинди куркыныч янамый. Чыннан да, кешедән башка кем сакласын аны? Бәлки, киресенчәдер дә әле: койрыклы дустыгыз үзе сезне саклыйдыр. «Йоклаучы кеше-йоклаучы песи» симбиозында бар да үзен хәвефсез хис итә.

Песиегез белән бергә ятасыгыз килмәсә, аңа җайлы урын хәстәрләгез. Йокы бүлмәсенә грелка әзерләп куегыз, сезнең исне тойсын өчен үзегезнең футболканы янына куегыз. Һаман сезнең ястык янында бөтерелә икән, димәк, үзегез гаепле: песи баласы чагында аны гел үз караватыгызга ала торган булгансыз. Ә ул үзен куркынычсыз һәм җылы урында тоеп үскән.   

Фото:/pixabay.com

Чыганак:  http://syuyumbike.ru/news/belms-bel/pesilr-ni-chen-keshe-sten-menep-yoklyy-5-sbbe-bar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев