Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Пенсиягә чыгу документларын алдан әзерләргәме?

– Пенсиягә чыкканчы барлык документларны алданрак җыеп тикшертәсе иде, чөнки алардагы хаталар түләнәчәк акча күләменә тәэсир итә. Ә кайсыбер очракларда шулар аркасында пенсияне билгеләмәскә дә мөмкиннәрме?

– Булачак пенсионерлар, документларына тикшертеп бәя бирү өчен, яшәү урыны буенча пенсия фонды территориаль органына алдан мөрәҗәгать итсә яхшырак, әлбәттә.

Хезмәт кенәгәсендә төрле хаталар булырга мөмкин. Мәсәлән, эшкә кабул итү яки аннан китү турындагы боерыкларда датасы йә булмаса номеры куелмаган, предприятиенең исеме алышыну турында язма теркәлмәгән, расланмаган төзәтүләр, аңлашылмый торган пичәт, фамилияне алмаштыру турында мәгълүматның булмавы һәм башкалар.
Шулай итеп, пенсия билгеләүгә түбәндәгеләр йогынты ясарга мөмкин:
– Эштән китү турындагы язмада мөһернең ачык булмавы;
– Эшкә кабул иткән язмада оешманың исеме һәм вазифа күрсәтелмәү;
– Хезмәт кенәгәсендә оешманың үзгәртелүе турында язманың булмавы. Шуның аркасында эштән киткәндәге язма кабул ителгәне белән туры килми;
– Хезмәт кенәгәсендә тиешле тәртиптә булмаган төзәтүләр, буяулар, бетерүләр;
– Хезмәт кенәгәсенең баш битендә исем, фамилия, отчество һәм туган көне даталарындагы үзгәрешләр турындагы мәгълүматның булмавы;
– Эшкә алу турындагы боерыкка селтәмәнең булмавы (боерыкның номеры яки датасы күрсәтелмәү);
– Хезмәт кенәгәсендә эш турында укып булмый торган  язмалар;
Пенсия билгеләүдән баш тарткан очракта, үз хокукларыгызны яклап, һичшиксез, суд органнарына мөрәҗәгать итегез.

Фото avrorakras.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия