Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Өйдәге тузанны лимон ярдәмендә ничек бетерергә?

Тукыманы лимонлы эремәдә чылатып, алдан әзерләп кую хәерле.

Өй җыештырганда, лимонлы чүпрәк куллансаң, озак вакыт тузан кунмый торыр. Бу турыда киңәшләр сайтында хәбәр ителә.

Лимонлы чүпрәк ясау өчен, капкачлы пыяла банка яки капкачы булган кечерәк кенә контейнер кирәк. Шулай ук уртача зурлыктагы бер лимон, җиде аш кашыгы үсемлек мае, бер стакан кап-кайнар су алыгыз.

Лимонны иттарткычтан чыгарыгыз, контейнер яки банкага салыгыз. Шунда май өстәгез, капкачын ябыгыз. Бу эремәне биш-җиде көн суыткычта тотыгыз. Аннары савытны алып, сөзегез. Эремәгә кап-кайнар су өстәгез, яхшылап болгатыгыз. Эремә әзер.

Чүпрәкне лимонлы эремәдә чылатыгыз, сыгыгыз һәм киптерегез. Аннары шушы чүпрәк белән тузанны сөртеп чыгыгыз.

Эремәне куллану вакыты чикләнмәгән. Аны беткәнче файдаланып була.

Берьюлы берничә лимонлы чүпрәк әзерләп кую хәерле. Кирәк булган очракка, лимонлы чүпрәк гел булып тора.

Өй җыештыргач, чүпрәкне юарга кирәк. Аннары кабат шул тәртиптә лимонлы эремәдә чылатып әзерләргә була, диелә хәбәрдә.

Фото:  pixabay.com

Чыганак:  https://intertat.tatar/news/questions_answers/28-02-2021/yd-ge-tuzanny-limon-yard-mend-nichek-betererg-5809125

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев