Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Өй җыештырганда иң мәгънәсез ундүрт эш

Кешеләр көненә ике сәгать вакытын өй җыештыруга сарыф итә икән.

Америка галимнәре исәпләп чыгарганча, өй җыештыру, ашарга пешерү, савыт-саба юу, башка көнкүреш борчуларына көненә кимендә 2 сәгать вакыт китә. Гомер болай да кыска, аны бушка сарыф итмәү хәерле. Бу вакытны әрәм итә торган буш һәм мәгънәсез эшләр турында киңәшләр сайтында язылган.

Плиткалар арасында җөйне чистарту мәгънәсез. Чөнки аның бар урынын да тигез итеп чистартып булмый, шулай ала-кола калгач, ул тагын да ямьсезрәк була. Затирканы герметик белән каплап куярга була, парафинлы шәм белән дә ышкырга мөмкин.

Чуен савыт-сабаны юарга кирәкми. Ул күгәрми, юа торган чара да куллану кирәкми. Ризык көймәсен өчен, табаны ешрак кулланыгыз һәм майлагыз. Кулланган саен ышкып утырмагыз, кәгазь белән сөртеп алу да җитә. Аннары төбенә май сылагыз да алып куегыз. Бик пычрак булса, юып, коры итеп сөртеп, алып куегыз.

Эчке киемнәрне матурлап төрү — мәгънәсез. Аларны аерым савытта саклагыз, төреп тормагыз.

Кухня плитәсен һәм духовканы пешергән саен чистартырга кирәкми. Атнасына бер тапкыр өстен сөртеп алсагыз, рәшәткәләрен аена бер чистартсагыз җиткән. Аны һаман юып торгач, өслеге бозылып бетәргә мөмкин.

Духовканы исә елына 3-4 тапкыр юарга кирәк. Анда югары температура бөтен микробларны болай да үтереп тора, кырыйларына төшкән майны сөртеп алсагыз, җитә.

Агач җиһазларны еш полировкалау файдасыз, ул киресенчә бозылырга гына мөмкин. Елына бер-ике тапкыр полировкаласаң җитә.

Бәйрәм алдыннан пәрдәләрне юу да мәгънәсез эш. Еш юган саен, тукыма бозыла һәм ямьсезләнә генә. Тәрәзә пәрдәләрен тузан суырткыч белән кәрниздән алмыйча гына да чистартып була. Пар белән чистарта торган җайланма бөтен пычракны ала.

Бөтен ризыкны да юып торырга кирәкми. Савытына «Готово к употреблению» дип язылса, шунда ук ашарга да була, һәр яфракны аерым юып утырмагыз.

Итне юарга кирәкми, су микробларга каршы тормый, аларны термик эшкәртү генә бетерә.

Өс киемен һәм урын-җир җәймәләрен гел үтүкләп вакыт уздырмагыз. Бөгәрләнми торган материаллардан кием алыгыз, күпме вакыт янга калыр. Аларның биркасына Permanent Press дип языла.

Бөгәрләнгән әйберне дә үтүкләмәскә була. Дымлырак килеш элгечкә элеп куегыз, коры киемне рулон итеп төрегез — үтүклисе дә булмас.

Юылган савыт-сабаны сөртеп утырмагыз. Тастымалда патоген флора булса, савытларга шуны ияртерсез. Савыт-саба үзе кипсә яхшырак.

Өй җыештырганда, химия чарасы сөрткәнче, пычракны ышкып та утырмагыз. Чараны сөртегез дә, озаграк тотыгыз, пычрак үзе эресен.

 

Торбаларны профилактика өчен чистартып тормагыз. Көнкүреш химиясе болай да чистарта аны. Тыгылса, эреткеч салырсыз, ә болай «на всякий случай» вакыт әрәм итмәгез.

 

Чәйнек һәм кофе пешергечне чистартып интекмәгез. Аның стеналарына ябышып каткан кофе, чәй калдыклары эчемлекне тагын да тәмлерәк итә. Су белән чайкасагыз, шул җиткән.

Фатир идәнен даими рәвештә юып, тузанын суыртып тору да артык эш. Атнасына бер юсаң җитә. Пычраклар барлыкка килүгә сөрткәләп торыгыз, су түгелсә, кәгазь салфетка белән сөртеп алыгыз, аның өчен швабра тартып чыгармагыз. Сирәк керә торган бүлмәләрне аена 1-2 җыйсаң җитә.

Пешерү алдыннан бөтен яшелчәләрне дә әрчеп тормагыз. Аларның кабыгындагы клетчатка һәм файдалы матдәләрне әрчеп чүплеккә ташларга кирәкми.

Боламык ясарга җыенмасагыз, бәрәңге, кишер, ташкабак, башка яшелчәләрне кабыгы белән пешерегез. Кабыгы бик каты булган кабак, сельдерейны чистартмыйча булмас инде.

Фото:  pixabay.com

Чыганак:  https://intertat.tatar/news/questions_answers/27-02-2021/y-yeshtyrganda-i-m-g-n-sez-und-rt-esh-5809126

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев