Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Өшүдән ничек сакланырга?

Табигатькә суыклары белән чын кыш килде. Кызганычка каршы, кешеләр суыкларда өшеп, сәламәтлекләренә зур зыян китерергә мөмкиннәр. Суыкта кысан өс һәм аяк киеме кию, ару, ачыгу, озак вакыт хәрәкәтсез тору, авыр чирдән соң организмның хәлсезләнүе, аяк тирләү, хроник чирләр өшүгә китерергә мөмкин.

Өшүдән саклану өчен берничә киңәш.

Озак вакытка чыгып киткәндә берничә кат кием киегез. Үзегез белән өстәмә йон оекбаш, бияләй алыгыз. Суыкка чыгып киткәндә ныгытып ашагыз, үзегез белән кайнар чәй алу да комачауламый. Организмда калорий күбрәк булган саен, өшү куркынычы аз.

Спиртлы эчемлекләр эчеп җылыну аяныч тәмамланырга мөмкин. Суыкта кул-аякларын туңдыручыларның күбесе исерек була.

Аяк-кулларыгызның өшегәнен сизсәгез җылы бинага керегез. Өшегән тәнне җылытып йон бияләй яки шарф белән ышкыгыз, кар белән ышкыргы ярамый.

Өшегән кешене иң элек җылыга кертергә, өс-аяк киемнәрен салдырырга. Тәннең өшегән өлешен кайнар суда, җылыткычлар янында җылытырга, спирт, май сөртергә  ярамый.

Суыкта зыян күрүченең өстенә юрган ябарга, кайнар чәй һәм аш, авыртуны басучы дару бирергә.

Икенче, өченче, дүртенче дәрәҗә өшү алган очракта кичекмәстән врачка мөрәҗәгать итәргә!

Фото: http://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев