Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Организмны коронавирустан саклый торган ризыклар исемлеге билгеле

Диетолог, коронавирустан саклану өчен, рационга гөмбә, брокколи, сыек май, анар согы, күк җиләк һәм кара җиләк кертергә киңәш итте.

«Здоровое питание» милли тикшеренү үзәгенең башкарма директоры, диетолог Зинаида Медведева организмны коронавирустан сакларга ярдәм итүче продуктларны атады.

Беренче чиратта, белгеч рационга гөмбәне кертергә киңәш итте. Гөмбә организмның вирусларга каршы тору көчен ныгыта. Шулай ук аларда селен һәм эритроцитлар барлыкка китерергә ярдәм итүче башка минераллар күп. Селен күзәнәкләрне зыян килүдән саклый.

Диетолог брокколиның да организм өчен файдасын атады. Аны да коронавирустан саклану өчен файланырга куша.

Медведева шулай ук сыек май кулланырга, табигый анар согы эчәргә, кара җиләк һәм күк җиләк (голубика) ашарга киңәш итте.

Фото: /yandex.ru

Чыганак: https://intertat.tatar/news/questions_answers/14-08-2020/organizmny-koronavirustan-saklyy-torgan-rizyklar-isemlege-bilgele-5763070

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев