Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Организмга цинк җитмәү билгеләре нинди?

Табиблар организмга цинк җитмәүнең алты билгесен атады.

Мәсәлән, тырнакларда ак таплар, тире белән проблемалар барлыкка килә, чәч коела башлый. Табиблар әйтүенчә, иммун системасының торышы һәм гомуми сәламәтлек тә цинкның җитәрлек булуына бәйле.

Цинк җитмәү — глобаль проблема. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, бу проблема планетадагы 31 процент халыкка кагыла. Цинк кытлыгы төрле авырулар китереп чыгара торган факторлар арасында бишенче урынны алып тора. Бу хакта «Медик Форум» басмасына сылтама белән ugpressa.ru сайты яза.

Цинк җитешмәүнең төп билгеләре

Ак таплы, сынучан тырнаклар. Тырнакларда күзәнәкләр һәм тукымалар үссен өчен организмда цинк күләме тотрыклы булырга тиеш. Әгәр ул җитми икән тырнаклар белән проблемалар башлана, мәсәлән, аларда ак таплар барлыкка килә. Цинкны күбрәк куллана башлагач, тырнакларның торышы яхшыру организмда цинкның җитәрлек күләмдә тупланганын аңлата.

Тешләр ялтырап тормаса һәм саргылт булса. Цинк авыз эчендәге мөһим элемент — ул тештәге куныкта, төкеректә һәм эмальдә бар. Цинк җитешмәгәндә авыз куышлыгында тискәре үзгәрешләр башлана. Мәсәлән, начар ис, телдә кунык барлыкка килә, тәм тою үзгәрә. Моннан тыш, цинк күләме түбән булса, тешләр дә матур булып ялтырап тормый. Минерал җитмәү аларны какшата.

Даими салкын тию аркасында чәчләр коелу да цинк җитмәүнең төп билгесе. Минерал күзәнәкләр ясалсын һәм аксым йотылсын өчен кирәк. Аның бу үзлекләре чәчләрне куе, ялтырап торган итә. Цинк җитмәү һәрвакытта да чәчләрнең торышына тәэсир итә.

Сыткычлар һәм тимгелләр дә цинк җитмәү белән бәйле. Төркиянең дерматология академиясе журналында басылган мәгълүматларга караганда, сыткычлар чыгып интегүче 54 процент кешедә цинк күләме түбән булган. Цинк кытлыгы булган кешеләрнең тиреләре дә салынып төшкән була. Анда төрле җәрәхәтләр, яра эзләре күренеп тора. Алар төзәлми яки бик озак вакыт төзәлә.

Авыз эчендә җәрәхәтләр барлыкка килү. Табиблар әйтүенчә, канда цинк күләме аз булганда авыз куышлыгында ялкынсыну процесслары һәм җәрәхәтләр еш була.

Зәгыйфь сөякләр. Гадәттә барысы да сөякләргә кальций кирәк дип сөйли. Әмма сөякләр үссен һәм формалашсын өчен цинк та мөһим минерал. Ул күзәнәкләр үсүен, шулай ук сөякләр сәламәтлеге өчен кирәкле булган коллаген әйләнешен тәэмин итә. Зәгыйфь һәм уалучан сөякләр цинк җитмәү нәтиҗәсе.

Ризыкка һәм әйләнә-тирә мохиткә аллергия. Хроник стресс бөер өсте бизләренең талчыгуын китереп чыгара, шулай ук кальций, цинк һәм магний җитмәү дә сәбәп булырга мөмкин. Болар барысы да гистамин күләмен арттыра. Цинк организмның гистаминны саклавында төп фактор булып тора. Цинк дефициты булганда гистамин тукыма сыекчаларына күп күләмдә тарала.

Фото:  http://pixabay.com/

Чыганак:  https://intertat.ru/news/questions_answers/27-01-2020/organizmga-tsink-itm-bilgel-re-nindi-5717522

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев