Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Организм өчен иң файдалы җиләк нинди?

Табиблар кара карлыганны иң файдалы җиләк, дип җиткерә. C витамины, лимонга караганда, кара карлыганда дүрт тапкырга күбрәк икән.

Табиблар сүзләренчә, бу җиләк каротиннарга, эфир майларына, антоциантларга, антиоксидантларга, K, E һәм P витаминнарына, дубиль матдәләргә һәм башка күп кенә файдалы элементларга бай. 

Кара карлыган куллану иммунитетны ныгыта, матдәләр алмашын активлаштыра, тешләр һәм сөякләрне ныгыта, организмны яхшырта һәм күз басымын киметә. Әлеге җиләк коры тән тиресеннән һәм кычытулардан интегүчеләргә дә булыша, компьютер янында озак утыручыларның күз арыганлыгын бетерә һәм йөрәккә уңай йогынты ясый.

Бу гына да түгел, җиләктә фолий кислотасы шактый, ул радиациянең кеше организмына йогынтысын киметергә ярдәм итә һәм аннан кургаш, терекөмеш, токсиннар һәм кобальтны чыгара икән. Әлеге функцияне бигрәк тә кипкән җиләк-җимештән ясалган компотлар башкара. 

Моннан тыш, кара карлыган цистит, язва, цинга, холицистит, ревматоид, артрит, авитаминоз, герпес һәм башка авырулар вакытында да бик файдалы.


Фото: /pixabay.com/

Чыганак: https://intertat.tatar/news/questions_answers/25-06-2020/organizm-chen-i-faydaly-il-k-nindi-5751603

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев