Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Организм әче-төчене тели

Ни өчен соң кайвакыт безнең күңел ризык сайлана, эзләнә башлый? Йә берәр тозлы нәрсә, йә әчкелтем нәрсә кабып куясы килә.

Татлы

Польша галимнәре татлыдан мәхрүм калган кеше организмының бик озак тарта алмаганлыгын ачыклаганнар. Шикәр арка һәм баш миендәге кан әйләнешен тизләтә. Шикәрдән бөтенләй баш тарткан очракта склероз күренешләре күзәтелергә мөмкин. Өстәвенә, шикәр бавыр белән талак эшчәнлеген җайга салу өчен дә кирәк. Сәламәт булмаган кешеләргә нәкъ менә татлы ризыкларга өстенлек бирергә киңәш ителә.

 

Иң файдалысы

Шоколад. 30 грамм шоколад яки какаода организм өчен кирәкле тимернең 10 процент көнлек нормасы бар. Шулай ук шоколадта А, В, С, Д , Е витаминнары, кальций, калий, натрий бар. Итальян галимнәре аның әле кан басымын төшерү үзлегенә ия булуын да ачыклаганнар. Шоколадтагы флавоноидлар хикмәте инде бу. Флавоноидлар йөрәк тукымасын ныгыта, кан әйләнешен яхшырта, кан төерләре барлыкка килүне тоткарлый. Әгәр дә ки сез шоколад белән дәваланырга ниятләсәгез, 100 граммында  500 ккал барлыгын онытып җибәрмәгез.

Бал. Бер кашык балда С витамины да, Е витамины да, К витамины да, В витаминнары да бар. Өстәвенә, балда кеше организмы өчен кирәкле барлык төр микроэлементлар, шул исәптән кальций, калий һәм тимер җитәрлек.

Аминокислоталар булганга күрә, бал матдәләр алмашына уңай йогынты ясый.  Менә дигән антибиотик та әле бал. Шуңа күрә һәртөрле йогышлы авыруларны ул бик әйбәт дәвалый.

 

Игътибар

Бик тә татлы ризык ашыйсы килү арыганлыкны аңлата торган хәбәр. Баш миенә азык җитми, һәм ул шуңа күрә глюкоза таләп итә. Пирожный куелган витрина яныннан тыныч кына узып китә алмыйсыз икән, үзегезгә бәйрәм ясау зарур.

 

Тозлы

Тоз, нигездә, ике элементтан – натрий белән хлордан тора. Натрий организмга су балансын саклау һәм нервлар импульсын тапшыру, мускулларның нормаль эшләве өчен кирәк. Салкын климатта яшәүчеләр көнгә 3-5 грамм тоз ашарга тиешләр. Көньякта яшәүчеләр өчен  20 граммга кадәр тоз кирәк, чөнки алар еш тирли.

Иң файдалысы брынза. Бу төр сыр организмны витаминнар һәм минераль матдәләр белән тәэмин итә. Анда А, В, Д витаминнары, кальций, фосфор, цинк күп. Сырның башка төрләре белән чагыштырганда, брынзада май күп түгел. Брынза ясау өчен сөтне кайнарлатмыйлар, шунлыктан андагы файдалы матдәләр әрәм булмый.

Селедка. Балыктагы аксымда аминокислоталар, шул исәптән, таурин бар. Таурин исә йөрәк-кан тамырлары авыруларын булдырмау, нервларны какшатмау өчен кирәк. Тауринга бигрәк тә океан балыклары бай. Сельдь тә – океан балыгы. Селедканың тагын бер өстенлеге шунда – анда файдалы май кислоталары бар. Шуңа күрә селедка яратучыларның күзләре әйбәт күрә, нервлары нык, начар холестеринннары аз, йөрәкләре сәламәт, һәртөрле яман шешләр дә аларда сирәгрәк күзәтелә.

Игътибар

Артык тозлыга тартылу организмда  кайдадыр ялкынсыну барлыгын хәбәр итә. Кайвакыт өзелеп-өзелеп тозлы әйбер ашыйсы килү – бәвел юлларында проблема барлыгын – циститның, бөер чирләренең, җенес бизләре ялкынсынуының билгесе.

Ачы

Җимеш кислоталары аш кайнату процессын яхшырта, матдәләр алмашын җайга сала, төрле черү процессларына каршы тора.

Иң файдалысы мүк җиләге. Анда организмны ирекле радикаллардан саклый торган антиоксидантлар бик күп. Димәк, вакытыннан алда картаюдан, йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан, онкология чирләреннән саклый. Мүк җиләгендә В төркеме витаминнары, калий, йод, магний күп. Ә менә аскорбин кислотасы анда бик аз. С витамины җәһәтеннән, мүк җиләге гөлҗимештән кырык тапкырга ярлырак. Әмма мүк җиләгендә табигатьтә бик сирәк очрый торган РР витамины күп булу аны бәһасез итә, чөнки бу витамин булмаганда,

С витаминының күп өлеше үзләштерелми.

Лимон. Лимон йомшагы пектиннарга бай. Пектиннар организмны токсиннардан һәм шлаклардан тазарта, йөрәк-кан тамырлары һәм онкология чирләреннән саклый.

 

Кырку

Кырку ризыклар болай гына  ашау өчен бик тәмле тоелмасалар да, алар аш-суны ләззәтле итә. Өстәвенә, кырку ризыклар аппетитны, аш кайнатуны яхшырта, ялкынсыну процессларын дәвалауда катнаша.

 

Иң файдалысы керән. Аның составына керә торган матдәләр майларны тарката. Шуңа күрә бу яшелчәне артык авырлыгыннан арынырга теләүчеләр аерата ярата. Тәҗрибәле  аш осталары дерелдеккә яки майлы иткә керән кушып пешерә.

Ачы торма. Организмны С витаминының тәүлеклек нормасы белән тәэмин итү өчен уртача зурлыктагы бер ачы торма җитә. Ачы торма кан тамырларын ныгыта, дисбактериозны булдырмау өчен әйбәт чара, аш кайнатуны яхшырта.

В витаминнары да күп булу сәбәпле, ачы торма стрессларга каршы торырга ярдәм итә, хәтерне

яхшырта. Бөерләргә таш утырганда, подагра белән авырганда, менюга ачы торма кертергә киңәш ителә.

 

Игътибар

Кырку ризык теләү – аш кайнату органнарында проблема булуга хәбәр. Алдагы көнне берәр ярамаган ризык ашаган булуыгыз ихтимал. Берәр көн ач торып карагыз

 

Тәмләткечләр

Аш тәмләткеч дип йөртелә торган нәрсәләр ризыкка үзгә тәм биреп кенә калмый, майлы ризыкны эшкәртә, аппетитны ача. Аш тәмләткечләр теләү канда холестеринның күтәрелү билгесе дә була ала.

 

Иң файдалысы борыч. Галимнәр авызны яндыра торган чили борычындагы матдә кандагы шикәрне кискен киметергә сәләтле булуын ачыклаганнар. Димәк, бик тиздән борыч диабетны дәвалау өчен файдаланылачак. Борычны этләрдә сынап караганнар инде. Глюкозадан соң ике сәгать үткәч бирелгән борыч препараты канда шикәрнең шактый кимегән булуын күрсәткән.

Горчица. Горчицадагы эфир майлары организмның чирләргә каршы торучанлыгын көчәйтә. Горчица маеның картаю процессын тоткарлавы да мәгълүм. Аның әле онкология, йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы тору үзлеге дә бар.


Фото:  pixabay.com

Чыганак: http://syuyumbike.ru/news/zdorovie/che-tche-dimsk

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев