Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Он оннан аерыла

Бодай оны – югары сортлысында глютен күп, шуңа күрә беренче сортлысын куллану сәламәтлек өчен яхшырак.

Зур булмаган күләмдә ул тышкы кыяфәт (чәчләр, тире, тырнаклар) торышы, эчке органнарның ритмда эшләве һәм нерв системасы өчен файдалы.

Солы оны – аминокислоталарга бай. Аны диетада утыручыларга һәм спорт тренировкалары ясаучыларга ашарга киңәш ителә. Ул шулай ук бәхет гормоны – серотонин эшләп чыгаруда булыша, холестеринны киметә, ашказаны эшчәнлеген җайга сала.

Кукуруз оны – витаминнарга һәм минералларга бай булу сәбәпле, ашкайнатуны яхшырту һәм үт кудыру үзлегенә ия, йөрәк мускулы һәм кан тамырлары эшчәнлеген нормальләштерә. Аннан пешергән ризыклар кабарып тормый. Үзен генә дә, арыш яки бодай оны белән кушып та пешерергә була. Кабартма, сырниклар, запеканкалар пешерү өчен кулланыла.

Карабодай оны – кандагы глюкоза дәрәҗәсен киметү үзлегенә ия. Колорияле булса да, аны ябыгу диетасында кулланырга мөмкин, чөнки составында глютен юк. Аннан коймак, пилмән, ипи һәм башка камыр ризыклары әзерләргә була. Бергә-бер бодай оны белән кушсаң, ризык тәмлерәк чыга.

Дөге оны – тукымалардагы артык сыеклыктан арынырга ярдәм итә. Витаминнарга бай, глютен юк. Кулланганда дөге онына 4:1 нисбәтендә башка бөртеклеләр онын кушарга һәм суны кызганмыйча салырга кирәк. Җәймә, печенье пешерү һәм соуслар ясаганда куелату өчен кулланыла.

Арыш оны – организмдагы май запасларын киметүгә, чыдамлылыкны арттыруга ярдәм итә. Әмма операция кичерүчеләргә, ашказаны-эчәк авырулы кешеләргә сак кулланырга кирәк.

Кабак оны – иң түбән калорияле һәм файдалы он. Аннан пешергән ризык йомшак була, кабарып тора. Аңардан камыр ризыклары, боткалар, салатлар, гарнирлар ясарга мөмкин. Аеруча дөге оны белән кушканда яхшы.

 

Фото: pixabay.com

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев