Өй җыештыру... акча китерә!
Ничек итеп? Белгечләр серен белә...
Белгечләр ышандыруынча, дөрес көнне дөрес чүпрәк белән дөрес итеп оештырылган җыештыру баерга ярдәм итә ала. Ә дөрес түгеле — киресенчә...
Себеркегә игътибарлы булыгыз. Аны сабы белән аска каратып куегыз. Себерке гел чиста булырга тиеш. Вакыт үтү белән яңага алмаштырып торыгыз. Үз өегезгә себеркене үзегез генә сатып алыгыз!
Дүшәмбе, җомга һәм якшәмбе өй җыештырмагыз. Башка көннәрдә ярый. Югыйсә, өегездән иминлекне дә “юып” чыгарырга мөмкинсез.
Тузанны кызыл чүпрәк белән сөртегез! Баерсыз. Ә менә искергән киемегезне җыештыру, идән юу өчен кулланмагыз — акчасызлыкка.
Чүпне кояш баеганнан соң чыгармагыз.
Керне чәршәмбе юу иң яхшысы икән. Кич кер юып, тышка элмәгез, төнгелеккә тышта калдырмагыз. Керләргә Ай нуры төшү хәерчелеккә китерергә мөмкин, имеш.
Идәнне дә кояш баеганнан соң юарга керешмәгез. Моны көндез эшләү хәерле булыр.
Чыганак
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев