Нутрициолог татарстанлыларга яшелчә һәм җиләк-җимеш ашау сәламәтлеккә ничек тәэсир итүен аңлатты
Илдә яшелчә һәм җиләк-җимешләр куллануны популярлаштыру атналыгы узу уңаеннан Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәгенең гигиена тәрбиясе буенча табибы, нутрициолог, КДМУның профилактика медицинасы һәм кеше экологиясе кафедрасы ассистенты Гүзәл Мөхетдинова «Татар-информ»га яшелчә һәм җиләк-җимешләрнең кеше сәламәтлегенә ничек тәэсир итүен аңлатты.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, соңгы ике дистә елда һәр бишенче үлем очрагы дөрес тукланмау аркасында була. Кешенең сәламәтлеген куркыныч астына куя торган төп факторлар:
- тоз һәм шикәр күп куллану;
- рационда тулы бөртекле продуктлар җитмәү;
- яшелчә һәм җиләк-җимешләрне әз күләмдә куллану.
Табиблар көн саен кимендә 400 грамм яшелчә һәм җиләк-җимеш ашарга киңәш итә. Мәсәлән, уртача зурлыктагы бер алманың авырлыгы якынча 90-100 граммны тәшкил итә.
«Җиләк-җимеш һәм яшелчәләрдә витаминнар, минераллар, полифеноллар, антиоксидантлар, шулай ук азык җепселләре – клетчатка бар. Күп итеп клетчатка куллануның дәлилләнгән өстенлекләре: канда шикәр күләме кимү, ашказаны-эчәклек трактында ферментация процесслары активлашу, артериаль кан басымы төшү, ризыктан туклану хисе арту, эчәклекнең микрофлорасы яхшыру. Болар, һичшиксез, симерү, шикәр диабеты, йөрәк-кан тамырлары һәм онкология авырулары кебек инфекцияле булмаган чирләр башлану куркынычын киметә», – дип аңлатты Гүзәл Мөхетдинова.
Шунысын әйтергә кирәк, диспансеризация вакытында анкета тутырганда пациенттан яшелчә һәм җиләк-җимешне никадәр куллануы турында да сорыйлар. Чөнки әлеге фактор да төрле авырулар үсеш алуына йогынты ясарга мөмкин.
Нутрициолог яшелчә һәм җиләк-җимешне җитәрлек күләмдә куллану нинди файда китерүен санап үтте.
Балаларның сәламәтлеге һәм үсеше. Яшелчә һәм җиләк-җимешләр А витамины, кальций, тимергә һәм фолий кислотасына бай, ә алар баланың иммун системасын ныгыта һәм бәләкәй чакта да, олырак яшьтә дә организмның тышкы тискәре факторларга каршы торучанлыгын арттырырга булыша.
Гомер озынлыгы. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, көн саен яшелчә һәм җиләк-җимеш нормасын куллану инфаркт, инсульт куркынычын киметә, ә бу кешеләрнең гомер озынлыгын арттыра.
Психик сәламәтлек. Көн саен 7-8 порция яшелчә һәм җиләк-җимеш ашау депрессия һәм борчулы халәткә бирелү куркынычыннан саклый.
Йөрәк сәламәтлеге. Яшелчә һәм җиләк-җимештәге клетчатка һәм антиоксидантлар йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтергә ярдәм итә.
Онкология авырулары куркынычы кимү. Туклану рационын тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, яшелчә һәм җиләк-җимеш куллану төрле органнарда яман шеш үсү куркынычын киметә.
Симерү куркынычы кимү. Галимнәр ачыклаганча, яшелчә һәм җиләк-җимешне җитәрлек күләмдә ашаучылар организмда май катламы туплануга, димәк, симерүгә әзрәк бирешә.
Икенче типтагы диабет куркынычы кимү. Лаборатор тикшеренүләр күрсәткәнчә, яшел яфраклы яшелчә һәм җиләк-җимешләр куллануны арттыру икенче типтагы диабет барлыкка килү ихтималын киметә. Көн саен куллана торган яшелчәләр күләмен арттырганда әлеге авыру куркынычы һәр 50 граммга 13 процентка кимегән.
Эчәклек микрофлорасы яхшыру. Рационда җиләк-җимеш һәм яшелчәләрнең, шулай итеп клетчатканың җитәрлек күләмдә булуы эчәклек флорасын төрле, шул исәптән ялкынсынуга каршы торучан матдәләр эшләп чыгаручы бактерияләр белән баетырга булыша. Бу шулай ук матдәләр алмашын яхшырта. Моннан тыш, андый ризык газ җыелу, эч кату һәм диареяны киметергә ярдәм итәргә мөмкин.
Иммунитетны ныгыту. Көненә 400-500 грамм күләмендә яшелчә һәм җиләк-җимеш куллану инфекцияле авыруларны җиңелрәк кичерергә булыша. Әмма шунысын әйтергә кирәк, әлеге төркем продуктлар COVID-19 кебек вируслардан саклануны тәэмин итми. Шуңа да карамастан, үз рационына әлеге продуктларны керткән пациентлар, аларны җитәрлек күләмдә кулланмаган пациентларга караганда, тизрәк тернәкләнә.
Гүзәл Мөхетдинова искәрткәнчә, күп кенә яшелчә һәм җиләк-җимешләрнең төсенә карап, аларда нинди витаминнар һәм туклыклы матдәләр булганын аңларга мөмкин:
шәмәхә/зәңгәр – онкология авырулары, инсульт һәм йөрәк чирләре куркынычын киметергә мөмкин антиоксидантларга ия (мәсәлән, кызыл чөгендер, баклажан, кара бөрлегән, күк җиләк, кара виноград, слива);
кызыл – онкология авырулары куркынычын киметә һәм йөрәк-кан тамырлары системасының хәлен яхшырта (мәсәлән, кызыл борыч, редис, помидор, кызыл алма, чия, кызыл виноград, кызыл грейпфрут, кура җиләге, җир җиләге, карбыз);
кызгылт сары/сары – күзләр сәламәтлеген сакларга ярдәм итә торган каротиноидларга бай (мәсәлән, кишер, кабак, ташкабак, өрек, лимон, манго, кавын, нектарин, әфлисун, персик, ананас);
ак – вирусларга һәм бактерияләргә каршы тору сыйфатларына ия фитохимик кушылмалар (чәчәкле кәбестә, сарымсак, имбир, башлы суган) һәм шулай ук калий (банан, ак персик) бар;
яшел – яман шешкә каршы көрәшергә булыша торган фитохимик кушылмаларга бай (спаржа, кузаклы фасоль, брокколи кәбестәсе, яшел борыч, кыяр, борчак, шпинат, яшел алма, авокадо, яшел виноград, киви, лайм).
Материал «Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге» ДАССУ заказы белән әзерләнде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев