Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Нәрсәгә карасаң... акыл китә?

Ә кая карасаң, теләкләр үтәлә? Карашыгызны дөрес якка юнәлтә беләсезме?

Күзләр белән бәйле бик күп сынамышлар бар.

Үлгән кешенең күзләренә карамагыз. Артыннан китәсегез килмәсә...

Ялтыраган кыйммәтле ташларга озак карамагыз. Алар сезнең акылны алырга мөмкин. Шул ук сәбәп буенча тулган Айга да озак карап торырга ярамый.

Соңгы арада тормышыгызда күңелсезлекләр күбәйдеме? Аккан суга карап торыгыз. Утка карап тору да яхшы, ул башыгызда кайнаган проблемаларны “яндырырга“ тиеш.

Гөнаһсыз сабыйларның күзләренә ешрак карагыз. Җаныгыз ни теләгәнне аңларсыз.

Әниегезнең күзләренә карарга яратасызмы? Бу карашыгыз аңа озын гомер бүләк итәргә тиеш.

Уң күзегезгә тузан керсә — яхшыга. Сул күзегезгә керсә, сак булыгыз.

Күзгә керфек керсә, теләкләр үтәлүгә икән.

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев