Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Нәрсә югалтсаң, бәхет килә?..

Нәрсәдер югалтсагыз, кайгырмагыз! Белгечләр кайбер әйберләрне югалтуны яхшыга юрыйлар.

Мәсәлән, кияүгә чыкмаган кыз бер алкасын югалтса, димәк, туй көттермәячәк, тиздән ул кияүгә чыгарга тәкъдим алачак. Шуңа күрә югалган алка өчен кайгырып тормаска, ә югалмаган парын кияүгә чыкканчы кешегә күрсәтмичә яшереп торырга кирәк.

Бер бияләй яисә перчатка югалту да ялгыз кешенең тиздән парын табачагына ишарә икән. Ә икесен дә югалту тагын да сөенечлерәк — көтелмәгән бүләк, хезмәт баскычында күтәрелү яисә күптән күрешмәгән якыннарыгыз белән очрашу көтә.

Аксыл, ачык төстәге шарф югалтсагыз, күңелле сәяхәткә әзер булыгыз. Ләкин югалган шарфыгыз караңгы төстә булса, сагаерга кирәк, сөйгәнегез белән аерылу мөмкин.

Җепсез энә югалтсагыз да кайгырырга кирәкми. Ул күптән көтелгәнн очрашу вәгъдә итә!

Әлбәттә, ачкыч югалтсак, кайгырырга тотынабыз. Ә белгечләр бу хәлне яхшыга юрый — тормыштагы яхшы үзгәрешләр бик якында икән! Ә фатирсыз яшь пар ачкыч югалтса, тиздән фатирлы булачак, дип тә ышандыралар...

Фото: pixabay.com

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев