Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Нәрсә ашасаң, кәеф төшәргә мөмкин?

Кайбер ризыклар кыска вакытка гына энергияне арттыра һәм алга таба көч җитмәүгә, кәефне төшерүгә китерә.

Кайсыбер ризыкны ашагач, кәеф начараерга мөмкин. Бу хакта табиб-диетолог Елена Соломатина «Вечерняя Москва» газетасына сөйләгән.

Әйтик, алкоголь башта кәефне күтәрә. Ә аннары интоксикация һәм сусызландыру аркасында кәеф төшәргә мөмкин. Кайбер кешеләрдә кызыл шәраб куллану бернинди тискәре нәтиҗә тудырмый, ә икенчеләрендә аны эчкәч баш авырта. Бу кызыл шәраб составында булган тираминга бәйле. Тирамин шулай ук сыр составында да бар. Шоколад ашаганнан соң да баш авырта ала.

Артык баллы һәм тозлы ризык кәефне вакытлыча гына яхшырта ала. Шулай ук казылык һәм сосискалар бик зыянлы. Майлы ит һәм майонезлы салатлар да файда китермәячәк: аларны эшкәртү өчен организмга күп энергия кирәк булачак.

"Банан, помидор, цитрус, гөмбәләр, кишер, кара шоколад, чикләвек, йогыртлар, барлык әчетелгән сөт продуктлары һәм катлаулы углеводлар: солы боткасы, диңгез продуктлары белән паста, шулай ук майлы балык кәефне яхшыртачак. Шулай ук финик, кипкән җиләк–җимеш һәм яшел чәй дә яхшы», - дип нәтиҗә ясады диетолог.

Фото:  http://pixabay.com

Чыганак: https://intertat.tatar/copayjavap/n-rs-ashasa-k-ef-t-sh-rg-m-mkin/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев