Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Нинди җәйге аяк киеме аякларга зыян китерә?

    Җәйге аяк киеме дөрес сайланмаса, сәламәтлеккә зур зыян килергә мөмкин.

    Дөрес сайланмаган җәйге аяк киеме аяк табанын деформацияләргә мөмкин. Травматолог-ортопед Михаил Вихтар сүзләренчә, бу организмга тулаем начар йогынты ясый.

    Җәй көне аяклар өчен төп дошман – сланцы. Табиб шулай ди.

    Шулай ук аяк киеме табаны материалына да игътибар итәргә кирәк. Ул артык биек булмасын.

    «Җәй көне шәһәр читендә яки паркта яланаяк йөреп була. Аякларны табигый халәттә йөртү – бик яхшы. Моңа йога ярдәм итә», – дип киңәш иткән табиб.

    Фото:  /pixabay.com

    Чыганак:  https://intertat.tatar/news/questions_answers/28-06-2020/nindi-yge-ayak-kieme-ayaklarga-zyyan-kiter-5752249

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: