Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Нинди тәмләткеч организмдагы майны бетерергә ярдәм итә?

Кара кардомон ашаган күселәрдә висцераль май күләме кимегән.

Организмдагы висцераль май органнарны каплаган, йөрәк өянәге китереп чыгара торган май белән көрәштә кардамон ярдәм итә. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Кимерүчеләр белән тәҗрибәләр уздырганнан соң, рационга кара кардамон кушу артык майны бетерүен күргәннәр.

Кара кардомон ашаган күселәрдә висцераль май күләме кимегән, аларның йөрәк һәм бөерләрнең эшчәнлеге яхшырган. Галимнәр фикеренчә, бу кардомондагы терпен дигән матдәләр аркасында шулай була.

Яшел кардомон ашаган күселәр исә, киресенчә, висцераль майны арттырган. Аларның йөрәк һәм бөер эшчәнлеге начарланган, диелә хәбәрдә.

Фото: /pixabay.com

Чыганак: интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев