Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Нинди ризыклар картаюдан саклый?

"Российская газета" язуынча, кешенең ничек картаюы 20 процентка генетикага бәйле, ягъни яшәү рәвеше белән моңа тәэсир итеп булмый. Иерусалимның Яһүди университеты һәм Лондон Королева колледжы галимнәре 12 ел буе картаюга тәэсир итүче факторларны өйрәнгән. 

Галимнәр фикеренчә, картаясы килмәгән кеше даими рәвештә физик эш башкарырга, дөрес ашарга, табибларда тикшеренеп торырга һәм тәмәке тартмаска тиеш. 

Баллы ризыклар гомерны кыскарта икәне ачыкланган. Аларны әстерхан чикләвеге, гранат һәм җиләк белән алыштырырга тәкъдим итәләр. 

Картаюны кисәтә торган иң файдалы ризык дип чили борычы табылган.

Шулай ук кеше никадәр азрак нервлана, шулкадәр азрак картая. Монысы - АКШ галимнәре нәтиҗәсе.

Көн саен 25-30 грамм клетчатка ашау йөрәк-кан тамыры системасы авыруларын, диабетны кисәтә һәм гомерны озайта. Клетчатка яшелчә, җиләк-җимеш, борчак, фасоль, кара ипи, солы боткасында күп.

Фотоhttps://pixabay.com/ru

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/copayjavap/nindi-rizyklar-kartayudan-saklyy/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X