Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Нинди ризыклар эшләргә көч бирә

Кешенең ни дәрәҗәдә нәтиҗәле эшләве аның нәрсә ашавына да бәйле икән.

Сәламәт туклану клиникасының баш табибы, медицина фәннәре кандидаты, табиб-диетолог Марина Копытько әйтүенчә, ак икмәк, камыр ризыклары, бәрәңге измәсе, пакеттагы соклар эшләү нәтҗәлелеген киметә икән.

 

Диетолог каһвә белән дә бик мавыкмаска киңәш итә. Бу эчемлек башта гына “уятып” җибәрә, ә соңыннан кире нәтиҗә бирә. Газлы һәм энергетик эчемлекләр дә киңәш ителми.

 

Кәефне күтәрү һәм эш нәтиҗәлелеген арттыру өчен Д витамины булган ризыклар ашарга кирәк. Болар: майлы балык, балык бавыры, акмай, йомырка сарысы. Омега-3 кислоталы азыклар да бик файдалы: майлы балык, чикләвекләр һәм термик эшкәртелмәгән ярмалар.

 

Табигый шикәре булган банан да яхшы эшләүгә этәргеч бирә икән. Өстәвенә, анда шатлык гормонына охшаш триптофан да бар. Тик шикәр чире буганнарга бу ризык бик килешмәс.

 

Диетолог пакетлы чәй эчмәскә, ә тортны шоколад яисә мармеладка алыштырырга киңәш итә.

Чыганак

Фото: freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев