Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Нинди гөлләр ай буе сусыз тора ала?

Фикус, замиокулькас караңгы почмакта да үсә, аларга яктылык та, су да артык кирәкми.

Дүрт атна һәм аннан да озаграк су сипмичә түзә торган гөлләр бар. Алар хәтта караңгыда да яшәп тора ала. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Замиокулькас — аны озын ботаклары һәм зур яшел яфраклары аркасында «доллар гөле» дип тә атыйлар. Бу гөл бер метрга кадәр биеклеккә җитә ала. Замиокулькаска яктылык та кирәкми, ул караңгыда да үсә ала. Кыш көне суны айга бер тапкыр, эссе җәйдә бераз ешрак сибәргә кирәк. Дым артык булса, замиокулькас үлә.

 Алоэ — коры Африка үләне. Аның туфрагы дымлы булса, си сибәргә кирәкми. Туфрак кибеп беткәч кенә су сибәсе.

Бокарнея дигән үсемлекнең суганчасына дым туплана. Аңа айга бер тапкыр гына су сибәләр, ешрак сипсәң, тамыры чери.

Каланхоэ — ботакларына дым туплый, шуңа күрә суны бик сирәк сибәләр. Кояш ярата, җилдән дә курыкмый, еллар буе тәрәзә төбендә тора ала. Гөл савыты төбенә дренаж салу мәҗбүри, юкса тамыры чери. Кышын су сибүне тагын да чикләргә кирәк.

Фикус (эластика) караңгы яшел төсле зур яфраклары белән матур. Аларда латекс була, шуңа күрә яфрак ялтырап тора. Фикус ай буе сусыз тора ала, караңгы почмакта да матур булып үсә.

Фото: /pixabay.com

Чыганак: интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев