Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Нинди даруларны суыткычта сакларга кирәк?

Даруларны сатып алганнан соң аларның инструкциясен уку мөһим.

Гадәттә өй аптечкасы ике төргә бүленә. Даруларның бер ише шкаф киштәләрендә торса, калганнары суыткычта саклана. Бу хакта «Российская газета» яза.

Даруларны сатып алганнан соң аларның инструкциясен уку гадәтен кертергә кирәк. Кайвакытта аптекада теге яки бу даруны саклау кагыйдәләрен әйтергә онытырга мөмкиннәр. Һәм ул үзенең файдалы үзлекләрен тиз югалтачак.

Кабында салкынча яки салкын урыннарда сакларга дигән даруларны суыткычка куярга кирәк. Провизор Ирина Булыгина әйтүенчә, «салкынча урын» 12-14 градус җылны, ә «салкын»ы — якынча 4-6 градусны аңлата. Бу суыткычның астагы, яшелчәләр саклый торган киштәсе.

Натураль ингредиентлы даруларны да бүлмә температурасында сакларга ярамый. Бу май нигезендә ясалган мазьлар, «свеча»лар, шулай ук даруханәнең рецептура бүлегендә әзерләнгән дарулар. Гадәттә аларның саклау срогы зур булмый. Шулай ук күзгә тамыза торган тамчыларны, порошоксыман фермент препаратларны да суыткычка куярга кирәк. Ә башка дарулар бүлмә температурасында сакланса да ярый.

Фото: http://pixabay.com

Чыганак: https://intertat.ru/news/questions_answers/16-01-2020/nindi-darularny-suytkychta-saklarga-kir-k-5716537

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев