Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Нинди чәй файдалырак?

Безнең халык чәйне бик яратып эчә. Ә менә яшел чәй файдалымы, әллә инде карасымы?

Ул зарарлы бактерияләрне үтерә, эч киткәндә аны уңышлы кулланалар.

Ике-өч көн торган яшел чәй төнәтмәсе эчәктәге черү процессларына юл куймый, эчәкләр ялкынсынуын бетерә.

Сөяк җилегендә кан ясалу процессына, бавырда канның оюын тизләтә торган аксым эшләнүенә, кан басымы югары булганда, буыннар сызлаганда, бөерләрнең кайбер дәвамлы авыруларын дәвалаганда аның шифасы тия.

Яшел чәй йөрәк мускулларына көч өсти, үт куыгын чистартырга ярдәм итә.

Яшел чәй эчкән кешеләр радиоактив нурланыш нәтиҗәләрен җиңелрәк кичерә.

Кытайдагы озын гомерлеләр аны сөт салып эчәргә яраталар. Авыруларны кисәтү өчен көненә 1 балкашык салып пешергән яшел чәй эчү бик җитә.

Фото: pixabay.com

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X