Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Ничек яшьрәк күренергә?

10 яшькә яшьрәк күренергә мөмкинлек бирә торган гап-гади киңәшләр бар.

Елмай

Чын күңелдән елмая белгән кешелеләр һәрвакыт яшьрәк һәм саекмас энергияле булып күренә. Моны тикшеренүләр дә раслаган. Анда катнашканнар фото буенча кешеләрнең яшьләрен билгеләргә тиеш булган. Бер үк кеше җитди кыяфәт белән төшкән фотода – өлкәнрәк, ә елмаеп төшкәндәгедә – яшьрәк итеп кабул ителгән. Елмай! Көлү гомерне генә түгел, яшьлекне дә озынайта.

Күбрәк виноград аша

Виноград, груша, сливаларга баллылык бирә торган сорбит бик көчле табигый дымландыргыч (увлажняющий) матдә. Ә битне дымландыру – яшьлекне озынайтуның төп серләренең берсе.

Кашларыңа игътибар ит

 Каралган кашлар – картлыкка каршы макияжның төп принцибы. Алар җеп кебек нәзек булырга тиеш түгел. Төсе дә чәч төсеннән бер-ике тонга яктырак булу зарур. Шул рәвешле, игътибарны күзләреңә җәлеп итәрсең. Карашың яшьрәк күренер.

Кул тиресен тәрбиялә

Кул тиресе безнең паспорт. Ул сын, йөзгә караганда яшьне төгәлрәк «әйтеп бирә». Кулларыңны һәркөн дымландыру гына түгел, тукландыра да өйрән. Аны ультрафиолет нурлардан да саклау мөһим. Бит тиресен генә түгел, кулларны да кояштан саклау кирәк.

Күбрәк яшелчә һәм яшел үлән аша

Яшелчә, бигрәк тә томат, безнең күзәнәкләрне картаерга мәҗбүр иткән радикаллар белән көрәшүче витамин һәм микроэлементларга бай. Помидорларда булган липокин тирене кояш нурларыннан саклый. Томат синең җәйге менюда һәрвакыт булырга тиеш!

Майлы балык аша

Атнага ике порция майлы балык ашау баш миен картаюдан саклый. Шулай ук мускуллар тыгызлыгын тәэмин итүче микроэлементларга бай. Кайбер косметологлар раславынча, даими рәвештә майлы балык ашаучыларга картлыкка каршы кремнар кулланырга да кирәк түгел.

Спорт белән шөгыльлән

Атнага дүрт тапкыр спорт белән шөгыльләнү мускулларны тонуста тотачак һәм сәламәт йокы «бүләк итәчәк». Моның өчен спортзалга йөрергә кирәк тә түгел. Теләге булган кешеләргә үзләренә кирәкле программаны интернеттан да табарга була. Ә тиешенчә йокламау картаюга китергән сәбәпләрнең берсе. Атнага 150 минут спорт белән шөгыльләнсәң, нәтиҗәсен бик тиз сизәрсең. Бары тик ялкуланмаска гына кирәк

Фото:  pixabay.com

Чыганак:  http://syuyumbike.ru/news/matur-bulyk/nichek-yashrk-krenerg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев