Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Ничек утыруыңа карап холкыңны бел

Кешеләрнең ничек утыруына карап аның холкын белеп була

«А» позасы 

Креатив һәм харизмалы кешеләр шушылай утыра. Алар озак уйлап йөрергә  яратмый, бик еш кына уйламыйча, кинәттән генә  карар кыла.  Кайбер чакта бу кыенлык тудыра, тик табигый шармнары теләсә нинди четерекле вакыйгадан чыгарга ярдәм итә. Тормышны олы бер кызыклы вакыйга дип кабул итәләр һәм яңалыкка омтылалар. Танышлары, дус-ишләре бик күп, тик  аралашулары озакка сузылмый. 

 

 «Б» позасы 

Болай итеп хыялый кешеләр утыра.  Аларның эчке дөньялары бай, бик еш хыял дөньясына чумалар. Аларда эмпатия (кешенең хәленә керә белү) дәрәҗәсе югары, шуңа күрә башкалар белән бик тиз уртак тел табалар. Ләкин еш кына үз мәнфәгатьләрен икенче планга куялар. Алар  кешеләрне  тыңлый белә. Үзләре белән гармониядә яши. 

 

«В» позасы

Болай итеп тиктормас кешеләр утыра.  Алар өчен озак вакытка игътибарны бер нәрсәгә генә җәлеп итү авыр. Идеяләре бик күп. Кайвакыт уйларына сөйләмнәре җитешә алмый.  Алар үзләрен  алышынып торган мохиттә генә рәхәт хис итә. Шәхси мөнәсәбәтләрдә дә, партнерлары үзләре кебек үк булмаса, кызыксынулары тиз уза.  

 

«Г» позасы 

Югары интеллект, рациональ фикер йөрткән кешеләр шушылай утыра.   Алар пөхтә, тәртип ярата. Өйләрендә дә бар җир ялт иткән. Башкалар өчен ябык, үзләре хакында күп сөйләргә яратмыйлар.  Шулай ук алдашмыйлар, гайбәт сөйләп йөрмиләр.  Катлаулы хәл килеп чыккан вакытта да тыныч кала беләләр. 

 

«Д»  позасы

Амбицияле кешеләр. Бөтен максатлары – карьера буенча уңышка ирешү.  Һәрвакыт үз алларына  максат куялар һәм аңа ирешләр.  Бу эшкә генә түгел, шәхси тормышка да кагыла.  Сәламәтлекләрен кайгырталар. Сыйфатлы мөнәсәбәт кору өчен дә үз өсләрендә даими эшлиләр. Дөньяга карашларында перфекционизм бар.  Аның, артына куып,  булганына шөкер итеп,  тормыш тәмен тоеп яшәргә  оныталар. 

Чыганак: http://syuyumbike.ru/news/belms-bel/nichek-utyruya-karap-kholkyny-bel

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев