Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Ничек дөрес йокларга

Бөтен галимнәр көнгә сигез сәгать йокы организмдагы көчне торгызу өчен җитә дип саный, тик монда бер искәрмә барлыгын да әйтә.

Йокы — бик шәхси һәм тормышның бик интим өлеше, әмма галимнәр монда кешенең үз-үзен яхшы тояр өчен кирәкле булган үзенчәлекле закончалык тапкан. Бу хакта Милли сомнология җәмгыяте идарәсе рәисе Владимир Ковальзон сөйләгән, дип хәбәр итә РИА Новости.

«Сәламәт йокы» турында сүз барганда, кеше урын өстендә яткан сәгатьләр саны турында гына сөйли, дип уйлыйлар. Барлык галимнәр дә көнгә сигез сәгать йокы көчне торгызу өчен җитә дип саный, тик монда бер искәрмә булуын да әйтә.

Тагын сыйфатлы йокы дигән төшенчә дә бар. Аңа сәгатьләр генә түгел, ә күп кенә факторлар йогынты ясый. Мәсәлән, Ковальзон сөйләвенчә, төнге кием йокыны бозарга яки организмдагы көчне торгызырга ярдәм итә ала.

«Сезгә костюм яки төнге күлмәктә уңайлы булуы мөһим. Төнге киемдәге резинка кыса икән, йокы бозылачак. Әгәр төнге киемдә уңайсыз, эссе булса, шулай ук йокы бозылачак. Шуның өчен пижама яки төнге күлмәкнең үлчәм буенча булуы һәм комачауламавы да мәслихәт. Әлбәттә төнге кием материаллары киҗе мамыктан булса яхшырак булачак. Ефәк бик нык электрлаша. Тиредәге статик электр да яхшы түгел», — дип сөйләгән сомнолог.

«Төнге костюм, күлмәк яки сез кулай күргән теләсә нинди төнге кием-салым сезнең урын өстендә матур булып күренүгезгә генә түгел, ә сыйфатлы йокы ягыннан мөһимрәк әйберләргә дә тәэсир итә. Мәсәлән, шуларның берсе тәнне терморегуляцияләү» — дип сөйләгән Ковальзон.

Аның сүзләренә караганда, бик мөһим элементларның берес — ул салкын мендәр. «Баш салкынча булса, кеше яхшырак йоклый. Шул ук вакытта кешенең гәүдәсе җылыда булырга тиеш. Аяклар салкын булса, йоклап булмый. Хәтта аякларны җылытыр өчен, йон оекбашлар да киеп була. «Әгәр моны эшләмәсәгез, сез тынычлап, тәмле итеп йоклый алмаячаксыз», — дип киңәш итә сомнолог. Менә шулай итеп, тәмле йокы өчен бик гади таләпләрне генә үтәргә кирәк икән.


Фото: /pixabay.com

Чыганак:  https://intertat.tatar/news/questions_answers/05-02-2020/nichek-d-res-yoklarga-ik-nen-bel-sezme-5720202

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев