Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Ничек дөрес кызынырга?

Көндезге уннан кичке дүрткә кадәр кояшта булмау хәерле.

КфУның Фундаменталь медицина һәм биология институтының биоэкология, гигиена һәм җәмгатьчелек сәламәтлеге кафедрасы профессоры Наталья Степанова дөрес кызыну өчен киңәшләр бирде.

«Тән тирсендә меланин матдәсеннән ясалган саклагыч катлау булмаса, кояш ванналарын бик сак кабул итәргә кирәк, биш-ун минут саен тигез генә борылып яту хәерле. Бу кояш нурларының интенсивлыгына бәйле рәвештә эшләнә», – ди белгеч.

Көньяк төбәкләрдә беренче көнне күләгәдә уздыру хәерле. Суда булу вакытын да чамаларга кирәк, су өслеге кояш нурланышының тискәре йогынтысын көчәйтә.

Өлкәннәргә, төрле авырулары булган кешеләргә туры кояш нурлары астында тору зыянлы. Бу очракта табиб белән киңәшү кирәк.

Кояшның ультрашәмәхә нурланышы көндезге уннан кичке дүрткә кадәр бик интенсив була. Бу вакытта кояшта булмау хәерле. Күләгә, киемнәр, башлык, тәннең ачык өлешләренә крем сөртү ультрашәмәхә нурланыштан саклый.

Кояштан саклый торган 15+ факторлы кремны ике сәгать саен сөртеп тору хәерле. Белгеч сүзләренчә, ультрашәмәхә нурланыштан саклый торган крем сайлаганда SPF (Sun Protection Factor) язуларын карагыз. Коэффициент арткан саен кремның эффекты арта дигән сүз түгел әле. SPF 15 ультрашәмәхә нурланышның 93 процентын уздырмый, SPF 30 -97 процент, SPF 50-98 процент, ә SPF 100 -99 процент дигән сүз.


Фото: /pixabay.com

Чыганак: https://intertat.tatar/news/questions_answers/08-07-2020/nichek-d-res-kyzynyrga-5754822

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев