Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Ничек акчаны сакчыл тотарга өйрәнергә?

Финанс белгече кешеләрнең ничек итеп акча туздырганы хакында сөйли.

Үзеңне изоляцияләү чорында күпләр эшен югалтты. «Российская газета» инвестицияләр буенча белгеч Алена Лапицкаядан экономияләү серләрен белешкән.

Беренчедән, онлайн сатып алуларга күчәргә. Гадәти кибеттә күзеңә күренгән әйберне алу мөмкинлеге бар. Ә онлайн кибеттә кеше алдан карап, исемлек буенча гына ала. Аннары электрон кәрзиндәге гомуми сумманы күргәч, бик үк кирәк булмаган әйберләрдән баш тартырга була.

Начар гадәтләр –  кесәгә нык суга торган күренешләрнең берсе. Мәсәлән, 100 сумлык сигарет аена 3 мең сумны җилгә очру дигән сүз. Ир-атның кич белән бер шешә сыра эчеп куюы – тагын шул ук чыгым.

Акча җирдә аунап ятмый, диләр. Чынлыкта, ята! Ышанмасагыз, балконга яки чоланга чыгып карагыз – бер кирәкмәгән күпме әйбер сатып алганыгызны үзегез үк аңларсыз. Шундый кагыйдә бар – әгәр берәр әйбер сезгә бер ел буе кирәк булмаган икән, димәк, ул инде беркайчан да кирәк булмаячак. Димәк, киелмәгән күлмәк, балалар уйнамый торган уенчык, ирегез уйнарга өйрәнәм дип сатып алган гитараны сатып җибәрергә була.

Берничек тә котылып булмый торган түләүләр бар. Ипотека, коммуналь түләү, ашау. Керем һәм чыгымнарны язып бара башлагыз. Шунда сез кирәкмәгән әйберләр өчен дә түләгәнегезне күрәчәксез.

Ташламалы булганга сатып алу еш кына зур чыгымнарга китерә. Ташлама дип яңа туфли сатып аласыз, ә ул сезгә кирәкме соң? Кирәк булмавы да бар.

Еш кына зур табыш вәгъдә иткән урыннарга барып, кеше акчасын югалта. Әмма шундый кагыйдә бар – 100 сум керем кертеп, миллион сум эшләп булмый. Шуңа да, артык акчагыз бар икән, инвестицияләр, акцияләр белән уйнамагыз. Банкка салып куйсагыз, аз булса да ышанычлы акча керер.

Әгәр инде ипотека түләр җаегыз калмый икән, нәрсәдер көтеп яту кирәкми. Тизрәк барырга һәм хәлегезне аңлатып, кредит каникуллары сорарга кирәк.

Иң мөһиме: хоббиларыгызны искә төшерегез. Бәлки сезнең өчен моңа кадәр кызыксыну гына булган шөгыль акча китерергә мөмкинлек бирер? Мәсәлән, сез ашарга пешерергә яратасыз, ди. Бәлки, туган көннәргә тортлар пешереп сата башларсыз? Социаль челтәрләр сатып алучыларны табарга ярдәм итәчәк.

Фото: /pixabay.com

Чыганак:  https://intertat.tatar/news/questions_answers/22-05-2020/nichek-akchany-sakchyl-totarga-yr-nerg-5743861

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев