Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Ни өчен йөзем виноградтан зарарлырак?

Киптерелгән йөзем белән яңа өлгергән виноградның файдалы үзлекләре охшаш.

Йөзем ашауның яңа өлгергән виноград ашауга караганда зыянлырак булуы ихтимал. Бу турыда Испания туклану федерациясе галимнәренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

Йөзем — киптерелгән виноград ул. Экспертлар фикеренчә, киптерелгән йөзем белән яңа өлгергән виноградның файдалы үзлекләре охшаш. Шулай да киптерү процессында җимешнең туклыклы матдәләре концентрацияләнгән була.

«Киптергән вакытта йөземдә кайбер витаминнар югала. Башка компонентлар, мәсәлән шикәр, тагын да концентрацияләнгән була», — ди белгечләр.

Бер үк күләмдәге йөзем һәм виноград калория ягыннан да аерыла, беренчесе калориялерәк була.

Шуңа күрә яңа өлгергән виноградны тулысынча йөземгә алмаштыру киңәш ителми, диелә хәбәрдә.

Фото: pixabay.com

Чыганак: https://intertat.tatar/news/questions_answers/03-03-2021/ni-chen-y-zem-vinogradtan-zararlyrak-5809109

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев