Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Ни өчен йоклар алдыннан сериаллар карарга ярамый?

    Биш сәгатьтән дә ким йокламаска кирәк, юкса, югары кан басымы, шикәр диабеты һәм иммунитет кимү куркынычы арта.

    Урын-җирдә яткан килеш фильмнар карау һәм эшләү йокы сыйфатына начар йогынты ясарга мөмкин.

    «Йокы яхшы булсын өчен йокы бүлмәсендә фильм-сериаллар карамаска, планшетта яңалыклар укымаска яки яткан килеш эшләмәскә кирәк. Сездә йокы бүлмәсе – бары тик йоклар өчен генә дигән ныклы ассоциация булырга тиеш», – диде табиб.

    Шулай ук терапевт тәмәке тартуны ташларга һәм спорт белән шөгыльләнергә киңәш итә. Тәмәке төтене тамакны әчеттерә һәм лайлалы тышчаларны шешендерә, шуңа күрә бу йоклаганда дискомфорт китереп чыгарырга мөмкин.

    «Физик активлык белән шөгыльләнегез – йөкләнештән соң организмга көч җыярга кирәк. Шуңа күрә дә тренировкадан соң баш мендәргә тию белән йокы баса. Дөрес, йокларга ике-өч сәгать кала физкультура белән шөгыльләнергә кирәк. Юкса, нерв системасы ярсынган булачак һәм тиз генә йоклап китеп булмый», – диде табиб.


    Фото: /pixabay.com

    Чыганак:  https://intertat.tatar/news/questions_answers/01-11-2020/ni-chen-yoklar-aldynnan-seriallar-kararga-yaramyy-5781321

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: