Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Ни өчен йоклаганда аяклар юрган астыннан чыгып торырга тиеш?

Бүлмәдә 15-18 градус җылы булганда, йоклар өчен оптималь шартлар формалаша.

Йоклаган вакытта кешенең аяклары юрган астыннан чыгып торырга тиеш. Төнгә җылы оекбаш киеп яту бөтенләй дә ярамый.

Йоклаганда тән температурасы бераз төшә. Организм бераз гына суынырга тели, чөнки эчке системаларның эшчәнлеген табигый юл белән акрынайтып, нормаль йокы өчен шартлар тудырыла. Тулысынча юрган белән ябынып яткан кешеләр артыгын җылына, тирли, аларның йокысы бозыла.

Табиблар фикеренчә, кешеләрнең азы гына 15-18 градус температуралы бүлмәдә йоклый. Бу — йокы өчен оптималь температура. Гәүдәнең җылылыгы нәкъ менә аяклар аша суынырга тиеш. Аяклар юрган астыннан чыгып торса, организмга тән температурасын көйләү җайлырак була, йокыга комачаулый торган артык җылылык чыгып бетә.


Фото: http://pixabay.com

Чыганак:  https://intertat.tatar/news/questions_answers/18-03-2020/ni-chen-yoklaganda-ayaklar-yurgan-astynnan-chygyp-toryrga-tiesh-5727801

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев