Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Ни өчен Яңа ел бәйрәменә чыршы бизиләр?

Россиядә бу гадәтне Петр Беренче кертеп җибәрмәкче булган.

Яңа елга агач бизәү гадәте борынгы Германиядән үк башланган. Шулай итеп кешеләр фәрештәләрнең күңелен күрмәкче булган. Ә яшел ылыслы агачлар мәңгелек тормышны тасвирлаган.

Бер риваять буенча, 1513 елда бер дин әһеленә дини бәйрәм вакытында йолдызлар агач башында янган кебек тоелган. Шуннан соң ул өендә чыршы куйган һәм аны йолдызлар белән бизәгән.

Европада бүк агачын чикләвекләр, алма һәм грушалар белән бизәгәннәр. Аннары Германия белән Швейцариядә чыршыны конфетлар белән бизи башлаганнар. XVIII гасырда бөтен Европада һәм Америкада да чыршы бизәргә тотынганнар.

Россиягә бу гадәтне Петр Беренче алып кайткан. 1700 елны каршылаганда чыршы куйганнар. Тик 1818 елга кадәр бу гадәт безнең илдә кереп китә алмаган.

Аннары Николая I патша хатыны Александра Федоровна үзенең балалары өчен Раштуа чыршысы куйган. Шуннан бирле Яңа ел алдыннан чыршы базарлары оештыра башлаганнар.

Совет заманында чыршы бәйрәмен бик үк яратып бетермәгәннәр. Аны дини символ буларак тыйганнар да. 1935 елда исә бу традицияне кабат яңартканнар. Бөтен илдә балалар өчен Яңа ел чыршылары оештырганнар.

Хәзер исә чыршы кую Яңа ел тылсымы һәм Раштуа могҗизасы булып тора.

Фото:  pixabay.com

Чыганак:  https://intertat.tatar/news/questions_answers/29-12-2020/ni-chen-ya-a-el-b-yr-men-chyrshy-bizil-r-5795678

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев